16+

Балалар өчен татарча тамаша

Башка еллардан аермалы буларак, «Әкият» татар дәүләт театрында быел чыршы бәйрәмнәре татарча үтте. Иң элек нәниләрне фойеда мультфильм геройлары каршы алды.

Балалар өчен татарча тамаша

Башка еллардан аермалы буларак, «Әкият» татар дәүләт театрында быел чыршы бәйрәмнәре татарча үтте. Иң элек нәниләрне фойеда мультфильм геройлары каршы алды.

Балалар белән бергә күңел ачканнан соң, артистлар сәхнәдә «Кыш бабай бүләкләре» дигән әкият күрсәтте. Аны русчадан язучы Ләбиб Лерон тәрҗемә иткән. Һәрвакыттагыча, яхшылыкның җиңүе белән тәмамланган әлеге әкият нәни тамашачы күңеленә хуш килде. Саескан ролендәге Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина үзенең ягымлы тавышы белән, Кар бабайны уйнаган Миләүшә Фәйзрахманова, Кар кызы булган Рузилә Нәҗмиева, Кыш бабай - Марс Гайфуллин үзләренең яхшы күңелле булулары белән җәлеп иттеләр. Хәтта начар ният белән йөргән Убырлы - Татарстанның атказанган артисты Юрий Чуктиевны да яратты балалар.
Курчак театрының татарча үткәргән чыршы бәйрәмен хупларга гына кирәк, чөнки биредә һәр тамашага татар балалары бик теләп йөри. Алар спектакльдәге геройлар белән бергә яши, залда артистлар белән уйный. Иң мөһиме - балалар үз телләрендә әкият күреп кайтып китә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading