16+

Балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов: “Музейда сакланган әйберләрне сатмыйм”

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Язучылар берлеге әгъзасы Мөҗәһит Әхмәтҗановны күпләр балалар шагыйре буларак белә. Аның Мөслимдә берничә ел мәктәп директоры булуы да сер түгел

Балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов: “Музейда сакланган әйберләрне сатмыйм”

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Язучылар берлеге әгъзасы Мөҗәһит Әхмәтҗановны күпләр балалар шагыйре буларак белә. Аның Мөслимдә берничә ел мәктәп директоры булуы да сер түгел

Мөҗәһит абыйның үзенчәлекле һөнәрләрен белдек.

Ул Мөслим районы Түреш авылында туган, хәзер исә Мөслимнең үзендә гомер итә.  Мөҗәһит абый башта комсомолда эшли, аннан мәктәпне җитәкле, балалар укыта. Мөҗәһит абый китаплар язудан тыш, шамаилләр ясаган, нәсел агачын төзегән һәм үзенең музеен да булдырган.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов җиде буын шәҗәрәсенә туганнарының исемнәрен генә түгел, ә фотосурәтләрен дә туплаган.

– Шәҗәрәләрне күп төзиләр. Ә менә фотошәҗәрә ясауга бик күп вакыт кирәк. Мондый нәсел агачында туганнарның исемнәре генә түгел, йөзләре дә сакланып кала. Бу эш озак елларга сузылды. Кайбер фоторәсемне айлар, еллар буе эзләдем. Бөтен әйберне истә калдырырлык итеп ясап, төшереп калырга тырышам. Авылдагы ихатамның сурәтен дә бер биткә ясадым, – дип уртаклашты Мөҗәһит абый. 
Моңа өстәп, аның уен коралларына багышланган шәҗәрәсе дә бар. 

Йортта урнашкан ял бүлмәсендәге өстәлне күрсәгез иде. Анда нинди генә байлыклар юк. Мөҗәһит абыйны чын тарихчы дип атап була. Өстәлнең бер башында якташ язучылар әсәрләре саклана. Икенчесендә үзе язган балалар китаплары, табышмаклары, өченче өлештә исә, авыл тарихларына багышланган әсәрләр. Мөҗәһит абыйның үз авылына багышланган китабы да берәү генә түгел. Дүртәү! Бу зур өстәлне күргәч, күзләр төрле якка йөгерде. Ә шулай да, бер әйбер игътибарымны җәлеп итте. Мөҗәһит абый үзенә, оныкларына, хәләленә багышлап китаплар да иҗат иткән. Менә ичмасам, бабай бу! 
Ул гаилә әгъзаларының исемнәрен дә гарәп графикасына күчергән. “Гарәп графикасын үзлектән өйрәндем. Шамаилләр ясый башладым. Күзем генә начарланды. Хәзер якыннарыма котлауларны да гарәпчә язып бирәм”, – ди Мөҗәһит абый. 
Өйдә күргәннәргә сокланып, канатланып йөргән арада, Мөҗәһит абый мине тагын бер җиргә алып керде. Ул шәхси музей булдырган.

– Җәйге йорт төзедек. Сарайларны сүтә башлагач, әтинең әйберләре, үзебез кулланган техника килеп чыкты. Бу әйберләрне кайда куеп бетерергә соң? Ташлап та булмый, тарих бит. Шулай җәйге йорт музейга әйләнде. Мәктәптән балалар да кунакка килеп тора. Булган әйберне әзрәк бер калыпка салырга кирәк әле, – дип әйтте Мөҗәһит абый. 
Бу музейда экспонатларның 70 проценты – Мөҗәһит абыйныкы. “Музей өчен әйберләрне сатып алсаң, оныкларыма бер кызыгы да булмаячак бит аның”, – ди ул. Калган экспонатларны якыннары чит илләрдән алып кайткан, бүләк иткән. Мөҗәһит абый дөньяның төрле тарафларыннан уен коралларын да җыйган. Музейда Америка, Кытай, Яңа Зеландиядән кайткан курайлар бар.
– Якыннарым барган җирдән уен коралы алып кайта. Аларны үзем дә ясыйм. Бер кураем чаңгы таягыннан, икенчесе – эпоксид сумаладан. Курайның тавышы тишекләрнең диаметрларыннан тора. Ике генә тишекле курайдан да күпме тавыш чыга бит, – ди ул.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов музеенда акча да бар, җәмәгать. Алар патша Россиясе, Совет  һәм чит ил акчасына бүленеп куйган.

– Музейда саклана торган акчаны нумизматка сатар идегезме? – дим.
– Сакланган әйберләрне берсен дә сатмыйм. Балаларым да игелекле булса, минем хезмәтемне чүплеккә чыгарып атмас. Үзләренең балаларына күрсәтәчәкләр, эшемне дәвам итәчәкләр. Без киткәч, нәрсә калыр соң? – ди ул җавапка. 
Мөҗәһит абыйның бабасы балта остасы булган. Ул аның эш коралларын да саклап калган. Саклаган... Мөҗәһит абый үзеннән соң, тирән эз калсын өчен барысын да эшләгән. Ата-бабаларының мирасын, истәлекләрен дә мәңгеләштергән. Музейда пионер галстугы, быргылар, патша заманындагы акчалар, эш кораллары, иске телефоннар да бар. Хәзер бу әйберләр безнең өчен ят түгел кебек. Әмма 20-30 ел узгач, бу экспонатлар кемдер өчен яңалык булачак. 

Илгизә Галиуллина.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шундый кешеләргә сокланам мин, булдыралар

    Мөһим

    loading