16+

«Балаларга үлем уенчыклары бүләк итмәгез»

Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов журналистлар халкы өчен ачык кеше, һәр сорауга төпле, тулы җавап бирә. Соңгы әңгәмәбез дә шактый гамьле булды.

«Балаларга үлем уенчыклары бүләк итмәгез»

Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов журналистлар халкы өчен ачык кеше, һәр сорауга төпле, тулы җавап бирә. Соңгы әңгәмәбез дә шактый гамьле булды.

Һәлакәтләр азрак, үлүчеләр күбрәк
Татарстан юлларында һәлакәтләр саны кими, әмма фаҗигага таручылар саны арта. Республиканың баш дәүләт инспекторы конкрет саннарга гына тукталып калмыйча, ә юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз-үзләрен тотышы турында сөйләү мөһимрәк булуын ассызыклады. Һәр авария артында кеше язмышы, фаҗига тора. 

– 2024 елның 1 гыйнварыннан 25 мартына кадәр юл-транспорт һәлакәтләрендә 63 кеше һәлак булган, бу узган елның шул ук чорына караганда 16 тапкырга күбрәк. Быел 549 юл казасы теркәлгән, бу 2023 елга караганда 43 тапкырга (7,3 процентка) кимрәк. 2024 елда 690 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, бу-узган ел белән чагыштырганда 62 кешегә кимрәк, – дип башлады үзенең сүзен Рөстәм Гарипов. – Татарстанда теркәлгән аварияләрнең күбесе автомобильләр бәрелешү белән бәйле. 2024 ел башыннан барлыгы шундый 295 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 42 кеше һәлак булган. Шул ук вакытта каршы як полосага чыгу аркасында 29 кешенең гомере өзелгән. Әйтик, үз-үзенә артык ышанган машина йөртүче алдагы машинаны узарга каршы якка чыгып, йөзгә йөз машина белән бәрелешә. Әнә шуның аркасында 27 кеше гүр иясе булган. 

Җәяүлеләр ерактан күренеп торырга тиеш 
Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, җәяүлеләрне таптату аркасында, ел саен юлларда меңнәрчә кешеләр һәлак була. Монда руль артында утыручы да, җәяүле үзе дә гаепле булган очраклар бик күп. Әмма үз-үзеңне юл корбаны булудан ничек саклап калырга соң? Ел башыннан транспорт тәгәрмәче астына эләгеп 15 кеше һәлак булган. 2023 елның шул ук чорына караганда, бу сан  җиде кешегә күбрәк. Урамнар һәм трассаларның җитәрлек яктыртылмавы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, җәяүлеләрнең киемнәре күзгә ташланып тормау - болар барысы бергә һәлакәткә китерә. 

– Җәяүлеләрнең юлда җәрәхәт алу куркынычы көз-кыш айлары җиткәч арта. Юл аркылы чыга торган кешенең киемендә яктылык кайтарткычлар булырга тиеш. Чөнки кеше бәрдерү очраклары, күп очракта, җәяүлеләрнең нәкъ менә ерактан ук күренеп тормаулары аркасында килеп чыга. Тугыз җәяүле үз хатасы аркасында һәлак булган: юлны тиешсез урында яки светофорның кызыл сигналына юлны аркылы чыккан. Ә шоферлар гаебе белән алты җәяүле үлгән. Ни кызганыч, җәяүлеләр юлда үзләрен нык иркен тота. “Мин җәяүлеләр юлы аркылы үтәм, димәк, хаклымын”, дигән принцип өстенлек итә күпчелектә. Яшьләр колакчын кигән килеш юл аркылы, як-якларына карамый кичә юлны. Өлкән яшьтәгеләр аерым бер тема, юлның теләсә кайсы өлешендә киләләр дә чыгалар. Ә бит үз гомерегез белән уйныйсыз, җитмәсә, юл һәлакәте була калса, шофер кешегә суд юлларын таптарга туры киләчәк, – дип ачына баш инспектор. 

Балаларга үлем уенчыклары бүләк итмәгез
 - Узган ел республика юлларында без 17 баланы югалттык, — дип искәртте Рөстәм Гарипов. – 2024 елның 4 февралендә Биектау районында М-7 «Волга» трассасында Hyundai автомобиле машина йөртүчесе йөк машинасына бәрелгән, ул юл кырыенда торган. Безнең мәгълүматлар буенча, җиңел автомобиль йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган. Һәлакәт нәтиҗәсендә 5 яшьлек бала ашыгыч медицина ярдәме машинасында һәлак була. Баланың әнисе авыр җәрәхәтләр алган. Транспорт чарасы руле артында булган әти кеше зыян күрмәгән. Әлеге гаиләгә килгән кайгыны күз алдына да китерү авыр. Югыйсә, без – олылар гаепле бит бу һәлакәттә. Пассажир урынына баланы утырткансың икән, тизлекне сәгатенә 20 чакрымга киметергә кирәк. 

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, 2023 елда Татарстан Республикасында балалар катнашында 442 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 17 бала һәлак булган һәм 469 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 2024 ел башыннан Татарстанда узган елның шул ук чорына караганда балалар катнашында ун авария күбрәк булган. 

— Балалар катнашындагы юл һәлакәтләренең 90 процентында әти-әни гаепле. Әйтик, күпләр баланы махсус утыргычларда йөртүне кирәк дип тапмый, - ди Рөстәм Гарипов. – Иртән балаларын мәктәпкә, балалар бакчасына илткәнче үз балаларыгызга юл кагыйдәләрен өйрәтергә, алар турында көн дә искә төшерү мөһим. Балалар гаебе белән килеп чыккан аварияләр бар икән, димәк, без кайдадыр эшләп җиткермәгәнбез, хата җибәргәнбез. 
Тиздән җәйге каникул җитәчәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм әти-әниләр өчен иң хәвефле чор бу. Чөнки җәйге ялларда балалар катнашындагы аварияләр саны бермә-бер арта. Мәктәп укучылары велосипедта һәм самокатларда йөри, юл кырыена чыга, анда аларны хәвеф сагалап тора.

 - Узган ел республикада механик транспорт чаралары белән идарә итүче балалар катнашында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 3се имгәнгән. 2023 елның 6 маенда Әлмәт районында «Opel» автомобиле йөртүчесе куркынычсыз дистанцияне сайламаган һәм 2006, 2008 елгы яшүсмерләр идарә иткән «Минск» һәм «ИЖ» мотоцикллары белән бәрелешкән. Ахыры аяныч, «Минск» мотоциклының 15 яшьлек пассажиры һәлакәт урынында ук үлә. Җәрәхәтләнгән мотоцикл йөртүчеләре хастаханәгә китерелә.  Бу мисаллар мотоциклларда йөрергә кирәкми дигән сүз түгел, без үзебез велосипедчылар белән күп чаралар үткәрәбез. Ләкин балалар руль артына машина йөртү таныклыгы булмыйча, шлем кимичә утыра икән, без моңа каршы. Бала үлеменә китерә торган уенчык сатып алмагыз, бу ЮХИДИ инспекторларының киңәше сезгә, – ди Гарипов. 

 Балалар әти-әниләренең машиналары руле артына утыру очраклары да еш очрый торган күренеш. Әле шушы көннәрдә генә Казанда шау-шу куптарган юл һәлакәте килеп чыкты. 29 март көнне Чистай урамында ЮХИДИ инспекторы 16 яшьлек үсмер идарәсендәге җиделе автомобилен туктата. Хокук сакчысы пассажир ишеген ача, әмма шул вакытта руль артындагы егет кинәт машина белән кузгалып китә, полиция хезмәткәрен 50 метр чамасы сөйрәп бара һәм юл кырыендагы киртәгә китереп бәрдерә. Шәһәр буенча патрульлек итүче экипажларга бу хакта хәбәр ителә һәм әлеге машинаны куа китәләр. Әлеге транспорт чарасын Ветеринар институты тукталышы ягында туктата алалар. Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, хокук бозучыга карата «Хакимият вәкиленә карата көч куллану» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта килеп чыккан хәлне ачыклау өчен тикшерү уздырыла. Руль артында утырган 16 яшьлек үсмерне суд ике айга тикшерү изоляторына җибәрде. Анда егет суд тикшерүе башлануын көтәчәк. Ә ЮХИДИ инспекторының аяк табаны сынган, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Хәзерге вакытта хастаханәдә дәвалана. 

Мессенджерлар – ярдәмгә
Узган атнада социаль челтәрләр ярдәмендә Татарстан автоинспекторлары сәрхуш хәлдә рульгә утырган 13 машина йөртүчене тоткарлаган. Дәүләт автомобиль инспекциясендә искәртеп үтелгәнчә, исерек йөртүчегә 30 мең сум күләмендә штраф һәм 1,5–2 елга кадәр «права»сыз калу яный. Ә инде законны кабат бозучылар ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә (шул ук вакытта 3 елга кадәр билгеле бер вазыйфа биләү хокукы юкка чыгарыла) мөмкин.

Юлларда кануннарны үтәү тәртибен формалаштыру һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуга карата гражданнарның игътибарын юнәлтү кысаларында республиканың һәр районында булдырылган телеграм каналлары аша аноним мәгълүмат алуның яңа форматы гамәлгә ашырыла.
Шулай ук, уңайлыклар өчен, гражданнарны кабул итү урыннарында урнаштырылган QR-кодлар ярдәмендә  керү мөмкинлеге дә бар.

Полиция хезмәткәрләренә килгән мәгълүмат, канал администраторлары белән кире элемтә боты ярдәмендә, аноним булып кала, аның ярдәмендә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә мәгълүмат (фото яки видео хокук бозу) тапшырырга мөмкин.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны руль артында эчкечелек проблемасына битараф калмаска һәм полициягә исерек шоферлар турында телеграм аша яки 112, 02 телефоннары аша вакытында хәбәр итәргә чакыра.
 

“Тормышның асты-өскә килде”

 Җырчы Рината Тей өчен 2019 ел – бик авыр, караңгы елларның берсе, чөнки ире юл һәлакәтенә очрый. Шуннан соң тормышы асты-өскә килә. Рината бирешми, бөтен көче белән ире аякка бастырырга тырыша. 
– 2019 елның 25 октябрендә Сагир юл һәлакәтенә эләкте. Ирем каршы як полосага чыгып, фурага килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә фурага ут капкан. Суд чыгарган карар буенча, Сагир зыян күрүчегә 2 миллион сум тирәсе акча түләргә тиеш. Без ул акчаны түләүдән баш тартмыйбыз. Әмма бүгенге көндә аны түләргә мөмкинлегебез юк. Сагирның әти-әнисе пенсиядә. Үзем дә очын-очка ялгап яшим. Сатар әйберем дә юк. Без әле дә улым белән арендага алынган фатирда яшибез. Сагир Чаллыда әниләрендә яши. Аны карарга бертуган абыйсы ярдәм итә. Ирем ике айга якын комада булды. Комадан чыккач, ярты ел сөйләшмәде. Сөйләшү түгел, аваз да чыгара алмады. Хәзер дә сөйләме сакау, "р" хәрефен әйтми. Табиблар кызганмаска, таләпчән булырга куша. Мин шулай эшләргә тырышам да. Без яңадан яшәргә өйрәнәбез. Кайвакыт кычкырып елыйсым килә, әмма күздән яшь акмый. Әйтерсең, бөтен яшьләрем түгелеп беткән. Шулай да тамакта төер тора. Элек гел елый идем. Үзе янында еларга ярамагач, коридорга чыгып елый идем. Аны мондый хәлдә күрү бик авыр иде миңа. Бу хәлләр аркасында депрессиягә бирелдем, чәчем агарды. Хәзер шуны уйлыйм: һәр башкара торган җырым язмышыма охшаш икән бит. Чынлап та, бу тормыш бер каралы, бер аклы. “Язмышларым мине көчле итә, ялгышларым мине яшәтә” сүзләре кергән “Мин яшим” җырын Сагир аеруча яратты, - диде Рината “Шәһри Казан” газетасына биргән интервьюларның берсендә. 

Диана Салихҗанова, “Волжская Новь” веб-редакторы: “Җәза туктатмый”

– Юл хәрәкәтен яктыртучы журналист буларак, шуны әйтә алам, руль артына эчкән баштан утыручыларның күбәюе күзәтелә. Ел саен Югары Ослан районы юлларында дистәгә якын кеше һәлак була. Эчкән килеш руль артына утырып, һәлакәт китереп чыгарган һәм бер гаепсез кешеләрнең үлемендә гаепле булган кешеләр күпме. Күңелгә тигән фаҗигале хәл турында сөйләп китәсем килә. Бу хакта мин язып та чыккан идем. Бәлкем, берәрегез үзен таныр, сабак алыр. Ул көнне Михаил дуслары белән үзенең беренче чит ил машинасын сатып алуын билгеләп үтә. Кәеф-саф коралар. Ләкин, гадәттәгечә, “җитми кала”… Хәмерле эчемлекне кичке 10га кадәр генә саталар, ә шул вакытка кадәр кибеткә барып җитәргә дә кирәк. Кибет эшләгән авылга чаклы трасса аша 20 чакрым юл үтәсе. Яңа машина, спиртлы эчемлекләр куллану һәм үз-үзенә ышаныч көче өстәгәндер, егет чак кына зур йөк машинасы астына килеп керми кала. Ниндидер бер могҗиза белән туктый ала, әле җитмәсә зур йөк машинасы шоферына ташланган да. ЮХИДИ экипажы беркетмә төзи, Михаилның машинасы штрафстоянкага җибәрелә. Инспекторлар аны туган авылына алып китә. “Үземнең ахмаклыгым турында туганнарга ничек итеп сөйләргә белмәдем, җитмәсә хатыным йөкле. Эшем дә машина йөртү белән бәйле”, дип сөйләде миңа Михаил. Суд карары буенча ирне 1 ел 7 айга машина йөртү хокукларыннан мәхрүм итәләр, шулай ук 30 мең сум штраф салалар. "Машина белән саубуллашырга туры килде, чөнки штраф түләргә дә, яшәү өчен дә акча юк иде. Өстәвенә бала туды. Хатыным белән мөнәсәбәтләр бозылды. Ахыр чиктә, хатыным мине ташлап китте, ә мин күрше республикада төрле эшкә ялланып эшли башладым. Хәзер, берничә елдан соң, мин элекке тормышымны, гаиләмне кире кайтарырга тырышам. Праваны кайтардылар, машина сатып алдым, әкрен генә аякка басам. Хәзер мин нинди ахмаклык эшләгәнемне аңлыйм. Аллага шөкер, хатам аркасында беркем дә зыян күрмәде, әмма минем гаиләм зыян күрде», - дип сөйләде миңа Михаил. Ярый ла, ул әлеге хатасыннан сабак алган. Әмма кайбер шоферларны җәза туктатмый – йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителеп, штраф түләгәннән соң да, алар яңадан исерек килеш руль артына утыралар. Кабат эләккәннәрне җинаять җаваплылыгына тарталар, әмма кайчак бу да ярдәм итми – иреккә чыккач, алар яңадан исерек килеш руль артына утыралар.

2024 елның гыйнвар-март айларында Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны 2023 елның шул ук чорына карата өчтән бер өлешкә арткан. 

Балаларны махсус утыргычларга утыртып йөртүнең нәтиҗәлелеге инде күп тапкыр сыналган. Мисал өчен, алар 4 яшькә чаклы балаларның җәрәхәт алу ихтималын 80 процентка кадәр киметә. Ә 5-9 яшьлек балаларныкын – 52 процентка. 


ЮХИДИ хәбәрләре:
Россиядә 1 апрельдән машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшырганда СНИЛС та кирәк булачак. Имтихан тапшыру һәм Россия илкүләм машина йөртү таныклыгын бирү өчен шоферлыкка кандидат шәхси счетның иминият номерын тәкъдим итәргә тиеш. СНИЛС булмаган очракта Дәүләт автоинспекциясе әлеге белешмәләрне мөстәкыйль рәвештә соратып алачак. Моннан тыш, шоферлыкка кандидатка паспорт яки шәхесне раслый торган башка төрле документ кебек чит ил документларының нотариус тарафыннан расланган рус теленә тәрҗемәсен һәм балигъ булмаган баланың законлы вәкилләреннән берсенең аның тарафыннан имтихан тапшыруга һәм Россия машина йөртү таныклыгы бирүгә язмача рөхсәтен тәкъдим итәргә кирәк. Мондый документлар машина йөртү таныклыгын алыштыру өчен дә кирәк булачак. Тиешле үзгәрешләр 1 апрельдән үз көченә керә. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading