16+

Балаларыгызга: “Чит-ят апа һәм абыйларга эчке кием белән төшкән фотоларны җибәрергә ярамый”, – дип аңлатыгыз

Балалар порнографиясе интернет киңлекләрендә шактый популяр. Һәм моның өчен порнофильм төшерүче режиссерлар яшь “герой” эзләп тә азапланмый икән.

Балаларыгызга: “Чит-ят апа һәм абыйларга эчке кием белән төшкән фотоларны җибәрергә ярамый”, – дип аңлатыгыз

Балалар порнографиясе интернет киңлекләрендә шактый популяр. Һәм моның өчен порнофильм төшерүче режиссерлар яшь “герой” эзләп тә азапланмый икән.

Берни сизмәгән әти-әниләр килеп туачак проблемалар турында уйлап та карамый...
Бактың исә, мәсьәлә бик тиз хәл ителә, ди. Имин булмаган гаиләдә яшәүче, акчага мохтаҗ үсмерләр бик тиз аларның “корбаны”на әверелә. Сексологлар фикеренчә, бу, беренче чиратта, әти-әниләр тарафыннан тиешле контроль булмау, көне-төне интернетта утыру һәм кайбер балаларның иртә өлгерүе белән бәйле. 

“Баланы күзәтеп тору мөһим”
– “Порно-тозак”ка эләккән үсмер еш кына үз эченә бикләнә, стресска бирешә, килеп туган хәлдән чыгу юлын таба алмый. Кызганыч, авыр хәлдә калган үсмер үз-үзенә кул салырга да мөмкин, – ди Татарстан прокуратурасының Балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы кануннарны үтәү буенча бүлек башлыгы Александр Цеханович. – Баланың тәртибен күзәтү мөһим, биредә сүз һәр адымын күзәтеп тору турында бармый. Хәтта тәүлегенә 12, 15әр яки 20шәр сәгать эшләсәк тә, барыбер балабызга тиешле игътибар бирергә тиешбез. Кызыбыз, яки улыбыз белән ныклы элемтә урнаштырмасак, аның дустына әверелмәсәк, без аны югалтачакбыз, узган вакытны кире кайтарып та булмый. Бу юридик термин түгел, ә әти-әниләргә мөрәҗәгатем.

Җинаятьләр саны арткан

2021 ел нәтиҗәләре буенча балигъ булмаганнарга карата, шул исәптән балаларның һәм үсмерләрнең җенси кагылгысызлыгы буенча җинаятьләр саны 20 процентка арткан. Әлегә 2022 ел өчен яңартылган мәгълүматлар юк.

– Начар ниятле кешеләр интернет аша үсмерләрнең ышанычын яулап алырга омтыла, – ди Татарстан буенча Тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе Галия Кашапова. – «Психологик проблемаларны чишәргә булышачакбыз», диләр, ягъни монда тулы бер схема эшкә җигелә. Әйтик, кемнеңдер яшьтәшләре белән дуслыгы юк, яки буллингка дучар ителгән икән, шул мәсьәләдә дә “ярдәм кулы сузалар”, янәсе.

Гаиләдә сөйләшик
Озакка сузылган аралашудан соң, тәмам ышанычын яулап алгач, “порно-аучылар” балалардан интим фотоларын җибәрүен сорый. Моның өчен үсмергә акча түләргә вәгъдә итәләр, әмма киләчәктә бала моны эшләүдән баш тартса, шантажлау башлана, дип кисәтә Александр Цеханович.

– Балалар порнографиясендә эшләүчеләр – чын психологлар. Һәр сүзләре үлчәнгән, кайда, ничек басым ясарга кирәклеген бик яхшы беләләр. Балаларыгызга: “Чит-ят апа һәм абыйларга эчке кием белән төшкән фотоларны җибәрергә ярамый”, – дип аңлатыгыз, – ди ул

Статистика күрсәткәнчә, бигрәк тә кече сыйныфта укучы балалар басымга бирешә икән. Күбесе моны уен дип уйлый. 

– Сексологлар да чаң суга, балалар хәзер бик иртә өлгерә. Берни шикләнмәгән әти-әниләр баласы белән интим темага сөйләшә башларга иртәрәк дип саный, хәтта моннан качарга тырыша. Беренче чиратта, барлык шәхси һәм интим мәсьәләләр хакында гаиләдә сөйләшенергә тиеш. Ләкин: “Әйдә утыр, сөйләшик”, – дигән рәсми төсмердә түгел, – ди психолог Регина Гайсина. – Мәсәлән, урамга йөреп керергә чыкканда, акрынлап кына шундый темага сүз башларга мөмкин. Шулай ук читтән генә баланы күзәтү мөһим: үз-үзенә бикләнмәгәнме, мәктәпкә бармас өчен сылтау эзләмиме. Болар барысы да проблеманың барлыгын аңлата. 

2021 елда Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләре балалар порнографиясе, сексуаль көчләү билгеләре булган 576 сайт турында Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте идарәсенә хәбәр иткән.

– Бу ресурслар блокланган. Быел прокурорлар тарафыннан судка 188 гариза җибәрелде. Без бирегә тыелган контентларны җыйдык. Аларга наркомания, экстремистик күренешләрне һәм традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләрне пропагандалау керә, – ди  күзәтчелек ведомствосы вәкиле Александр Цеханович.

Җинаять җаваплылыгы
Балигъ булмаганнар катнашында порнографик фильм, видео ясаучы затка 2 елдан - 8 елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный. Бу хакта Россия Җинаять кодексының 242нче маддәсе 1нче бүлегендә язылган.

 Җинаять кодексының 134нче маддәсе нигезендә («16 яшькә җитмәгән зат белән җенси мөнәсәбәткә керү») гаепләнүчене мәҗбүри эшләргә (480 сәгатькә кадәр), йә 4 елга кадәр ирегеннән чикләүгә, йә мәҗбүри эшләргә (4 елга кадәр), йә билгеле вазифаларны биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән 10 елга кадәр шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итә алалар.

Шантажлау һәм янаулар белән балигъ булмаган баланы җенси мөнәсәбәткә мәҗбүр иткән өчен (мәсәлән, фото/видео бастыру, милекне юк итү һәм башкалар) 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Балаларны шантажлау һәм аларга янау факты ачыкланса, ышаныч хезмәте белгечләре тиз арада полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә, чөнки шантажчыны ачыклау хәзер бик ансат. 
Авыр тормыш хәленә эләккән үсмерләр өчен аноним ышаныч телефоны эшли: 8-800-2000-122.

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading