16+

Банк кредиты турында мәңгегә оныту өчен нишләргә кирәк соң?

Россиядә түләнеп тә ябылмаган кредитларының саны (нигездә, кулланучылар кредитлары) арта.

Банк кредиты турында мәңгегә оныту өчен нишләргә кирәк соң?

Россиядә түләнеп тә ябылмаган кредитларының саны (нигездә, кулланучылар кредитлары) арта.

Банк кредиты турында мәңгегә оныту өчен нишләргә кирәк соң?

Беренче пункт: кредит ябылу шартларын тикшерергә.

Кредит буенча барлык йөкләмәләр банк белән килешүдә язылган, шул исәптән бурычны тулысынча каплау өчен махсус шартлар да. Игътибар белән укыйбыз: банк процентларны исәпләмичә, вакытыннан алда кредит түләргә рөхсәт иткән чорны билгеләргә сәләтле, яки киресенчә - вакытыннан алда түләнгән өчен аерым түләү таләп итә ала. Шуңа да килешү пунктларын игътибар белән укырга, банк хезмәткәрен сораулар биреп аптыратудан оялмаска кирәк. 

Әгәр дә сез килешүдә һәм банк сайтында кирәкле мәгълүматны тапмасагыз, кредитны ябу шартлары буенча офиска мөрәҗәгать итегез. Моны график буенча соңгы түләүне керткәнче эшләргә яки кредитны ябуга гариза биргәнче эшләргә кирәк.

Икенче пункт: кредитны тулысынча ябу турында гариза язарга.

Әгәр дә сез кредитны акрынлап, график буенча банкка тиененә кадәр түләгән булсагыз, махсус гариза язарга кирәк булмаячак. Банк бары тик түләү фактын раслаячак, һәм хезмәт күрсәтүгә түләүне дәвам итмәс өчен ссуда счетын ябарга кирәк булачак. Ә менә кредитны вакытыннан алда каплыйсыз икән, гариза язу мәҗбүри. Югыйсә банк бурычны һәм процентларны, элеккеге кебек үк, график буенча исәпләп барачак. 

Хәер, вакытыннан алда түләүгә гариза бирү ысулы банк таләпләренә бәйле. Кайбер банклар телефоннан, шәхси кабинетта яки кушымтада вакытыннан алда түләү турында күрсәтмә ясарга рөхсәт итә. Сүз уңаеннан, кредит картасын банкка мөрәҗәгать аша ябарга кирәк. Гәрчә аның буенча бурыч түләнгән булса да. Кире очракта ул сезнең кредит рейтингын киметеп торачак.

Өченче пункт: проценты белән бергә бурыч суммасын белү.

Әгәр дә сез кредит каникулларына яки бурычны өлешчә каплау формасына мөрәҗәгать итмичә кредит түләгән булсагыз, соңгы түләүнең күләме һәм датасы түләүләрнең беренче графигында күрсәтелгән була. Ләкин акчаны алу көннәре яки айлык түләүләр суммасы бер генә тапкыр да үзгәрсә дә, кредитны ябу алдыннан банкта гомуми бурыч күләмен кире санатыгыз. Бу төп бурыч һәм процент күләмен дөрес түләп бетерү өчен кирәк. 
Шуңа күрә кредитны тулысынча каплаганда үз фаразларыңа түгел, ә конкрет суммага таянырга кирәк. 

Дүртенче пункт: бурыч булмау турында белешмә сорарга.

Шулай итеп, гариза бирелгән, ул расланган, тулысынча бурыч суммасы яисә кредит буенча соңгы түләү банк күрсәткән счетка кертелгән. Әмма бу сумма күчерелгәннән соң да, тулысынча түләнгән кредит рәсми рәвештә ябык дип саналганчы, тагын берничә көн узарга мөмкин. Банк белән исәп-хисап өзү өчен, аннан кредитны тулысынча каплау турында белешмә сорагыз. Документта банк мөһере һәм барлык вәкаләтле затларның имзалары булуын тикшерегез. Кайвакыт мондый белешмәне кушымта аша соратып алырга була. Бу вакытта ул махсус электрон имза белән танылырга тиеш. 

Бишенче пункт: үзеңне дәгъвалардан яклау.

Ябык кредит буенча барлык документларны сакларга кирәк. Коллекторлар инде түләнгән бурычлары өчен әҗәтләрне берничә айдан соң сорый башлаган очраклар да сирәк түгел.

Мондый сюрпризларны булдырмас өчен, бурыч беткәннән соң кредит счетына бәйле барлык өстәмә хезмәтләрне (мәсәлән, СМС-мәгълүмат) сүндерергә һәм кредит бирү өчен ачылган картаны  ябарга кирәк.

Лилия Яфизова
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading