16+

“Бар, улым, күрше-тирәләрдән йомырка җыеп кайт!”

1 нче май – яз һәм хезмәт бәйрәме! Тик безнең өчен гомер буе йомырка җыю бәйрәме инде ул 1 нче май!

“Бар, улым, күрше-тирәләрдән йомырка җыеп кайт!”

1 нче май – яз һәм хезмәт бәйрәме! Тик безнең өчен гомер буе йомырка җыю бәйрәме инде ул 1 нче май!

Бу көнне иртәдән үк торып, өсләренә иң матур киемнәрен киеп, кулларына кәрҗиннәр тотып, бала-чага авылда йомырка җыярга чыга торганнардыр. Күрше апалары халат өстеннән киеп куйган алъяпкыч итәкләрен тутырып, балаларны көтеп, капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырганнардыр. Ел саен 1 нче май көнне шулай балачагыма кайтып, матур киемнәремне киеп, туган авылым урамнарын урыйм мин. Уйларым белән. 

Эх... Сабый бала булсаң иде дә, авыл буйлап, өйдән-өйгә кереп, кәрҗиннәрең, пакет-сумкаларың күтәргесез булганчы буялган йомыркалар җыеп кайтсаң иде ул! 1 нче май көнне әни, гадәтттәгечә, суган белән йомырка пирожкие пешерә. Пешерми чарасы юк! Бер сумка йомырканы кая куеп бетерсен?! Ул йомыркаларның башта күңелеңә охшаган төсләрен сайлап ашап, йомырка күрмәгән кеше кебек, төкерек тә йота алмаслык дәрәҗәдә, ашказанын дыңгычлап тутырасың, ашаганнан калганнары гына әни кулына эләгеп, пирожки кыяфәтенә керергә хокуклы. 

Кичтән, йомырка җыярга киеп чыгасы киемнәреңне үтүкләп, урындык башына кидереп куясың. Гадәттә, йомырка җыярга берәр матур кием алып кайта иде әни. Тик шарты бар: сабантуена да шуны киясе. Ике бәйрәмгә бер күлмәк! Анысы акча юклыктан булгандыр инде. Хәер, ярамаган тагы бала-чагага. 

Чыннан да, 1 нче май бәйрәм дисәң дә бәйрәм иде безнең өчен! Мин гадәттә йомырканы Түбән Тегермәнлектә җыя идем. Алинә, Гөлназ дустым белән. Авылның берәр урамында күрше малайлары Илнур (мәрхүм), Данияр белән очрашып, бер-беребезнең йомыркаларыбыз белән мактанышып ала идек. Кайчагында алар: “Фәлән апа бөтен балага шундый тәмле шоколад бирә.  Барыгыз тизрәк, бетә күрмәсен!” – диләр, безне сөендерергә тырышып. Ә без сөенмибез дә, ул апага бармыйбыз да. Чөнки безне шоколад кызыксындырмый! Безгә буялган йомырка кирәк. Ә кайвакыт: “Фәлән абыйлар быел йомыркаларын суган кабыгына буямаганнар, алсу төскә манганнар!”- дип шар яралар! Моны ишетүгә, күп кенә йортларның капкасына сугылмыйча, туп-туры шул абыйларга йөгерәбез. Кемнең күргәне булсын әле алсу төстәге йомырканы! Гадәттә, авыл кешесе йомырканы шул суган кабыгына буйый инде. Нишләсен инде, башка буявы булмагач?! Хәзер генә ул, буяп та карыйлар инде ул!

Иртән торып, йомырка җыярга чыгып китү үзе бер ритуал. Әби, матур теләкләрен тели-тели, кәрзин төбенә йомырка сала. “Кәрзиннәрегезне тутырып, матур – матур йомыркалар җыеп кайтыгыз, бер өйне дә калдырмагыз. Фәлән апаңнарга да керегез, Фәлән абыеңнарга да сугылыгыз”. Ул арада капкадан унышар бала берьюлы килеп керә. Әби, башта балаларны санап кереп китә дә, алъяпкыч итәген тутырып, йомырка алып чыга. Теге, суган кабыгына буялганнарны! “Кем балалары соң әле сез?” – дип, күзләрен кыса төшеп, танымаган кыяфәт чыгара үзе. Таный инде, нишләп танымасын! Аннан, “Тукта әле, үбеп карыйм әле, кемнәр тәме килә икән?” – дип, һәрбер баланы битләреннән үбеп чыга да: “Үләм, Миннехан белән Мөзәйнә тәме килә, шулар кызы мәллә син? Бәтәч, Дамирә белән Мөдәррис тәме килә, безнең Ришат мәллә соң бу?” – дип, башларыннан сыйпап, йомырка өләшә. Кайберләре ышанып та куя хәтта! “Әйе, Рәхимә апа, чынлап та әти белән әнинең тәме килә мәллә?” – диләр. Без, әбинең бу гадәтен белгәнгә,  иии көлешәбез, и көлешәбез. Безгә кызык!

Ярты көн урам әйләнеп кайтып кергәндә пакетта исән калган йомыркалар гадәттә аз була инде.  Шулай да идән уртасына салып саныйбыз. Аннан, һәркем күңеленә охшаган төстәге йомырканы сайлап алып, тозлап ашап җибәрә. Аның тәмлелекләре! Үзем җыеп кайтканга шулай тәмле булгандыр инде ул!

... Быел тагын апа: “Йомырка җыярга алып кайтмыйсызмы Гаделне?” – диячәк инде, беләм. Ииии, апа, нинди йомырка җыю турында сөйләшәсең син?! Хәзерге балаларга  төсле йомырка нәрсәгә? Аларга телефон, планшет булсын! Бер елны авылга кайткач та: “Бар, улым, күрше-тирәләрдән йомырка җыеп кайт!” – дигәч, күзләрен маңгаена менгереп: “Син нәрсә әни, ач кеше шикелле нишләп йомырка җыеп йөрим инде мин урам буйлап оялмыйча?!” – димәсенме.

-Ачлыктан түгел ул, улым, шундый гореф-гадәт, синең шикелле вакытта без дә җыя идек, әбиең дә җыеп үскән! – дим. – Мин  6 нчы сыйныфта укыганда да урам буйлап йомырка җыеп йөрдем әле!”

7 нче сыйныфта укыганда, бик җыясым килсә дә, әни чыгармады инде. “Җиткән кыз урам буйлап йомырка җыеп йөрми инде оялмыйча!” – диде. Йомырка җыймый башлагач, балачагым үткән кебек тоелды миңа. 

 “Балаларым үскәч, алар белән бергә балачакка кайтырмын әле!” – дигән хыяллар да чынга ашмады! Хәер, йомырка җыю бәйрәме булса да, безнең балачактагы төсле йомырка буяучылар дә сирәгәйде инде хәзер. Төсле йомыркаларны конфет, чупа-чупс, козинак ише нәрсәләр алмаштырды.

Ә минем, әни алган матур күлмәкләремне киеп, өйдән-өйгә йөреп, Алинә һәм Гөлназ дустым белән буялган йомыркалар җыеп йөрисем килә. Суган кабыгына манылган булса да авыз турсайтмас идем әле. Аннары, әбиемнең чалт-чолт биттән үбүләрен, әнием пешергән суган белән йомырка пирожкиларын, күрше егетләрен, балачагым эзләре калган туган авылым урамнарын үлеп сагындым... Эх... Бер кайтасы иде...

Быел да йомырка җыярга кайтучылар сез шундый бәхетле!
Май бәйрәме белән сезне, дусларым!

Гүзәл Хәбибуллина
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading