16+

Барасыңдыр бит – билет нибары 4-9 мең сум тора?

Декабрь ае Кыш бабай һәм Чыршы бәйрәме белән генә данлыклы түгел ул. Бу айда Казанның «Пирамида»сында «Татар җыры» эстрада фестивале уза.

Барасыңдыр бит – билет нибары 4-9 мең сум тора?

Декабрь ае Кыш бабай һәм Чыршы бәйрәме белән генә данлыклы түгел ул. Бу айда Казанның «Пирамида»сында «Татар җыры» эстрада фестивале уза.

Быел ундүртенче тапкыр үткәрелүче әлеге җыр бәйгесе ниләр белән сөендерер дә нинди сюрпризлар әзерли - боларны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган журналистлар белән очрашуда оештыручылар үзләре сөйләде.
«Татар җыры»ның башка чаралардан аерып торучы иң беренче аермасы аның бюджетыдыр инде - быелгы ундүртенче концертта ул 12 миллион сум тирәсе булыр дип көтелә икән. «Татар радиосы» радиолар челтәре директоры Алмаз Миргаязов әйтүенчә, шактый тарихы булган фестиваль концепциясендә әллә нинди яңалыклар уйлап табу инде кыен - бөтен яңалык та кулланылып каралган: самолетлар очырткан булды, бозда шуып карадылар, Мәскәүләрдән, океан артларыннан саллы кунаклар килеп чыгыш ясап китте... Әмма, елдагыча, фестивальнең алыштыргысыз режиссеры Илдар Хәйруллин әйтмешли: аны «Вәт шәп!» диярлек югарылыкта уздырырга кирәк!
Быел да булачак ул сюрприз дигәннәре, тик нинди булачагын гына әйтмәделәр. Анысын концертка килгәч үзебез күрә алачакбыз икән. Әмма берсе-берсе 4 меңнән 9 мең сумга кадәр торган билетларның 99 проценты инде сатылып беткән. Залдан журналистларның: «Җыр яратучы гади тамашачы өчен шактый кыйммәт бит бу», - дигән сүзләренә Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи: «Бу әле очсыз, Мәскәү ише җирләрдә ул өч-биш тапкырга кыйммәтрәк була ала, түбәнгә тартмагыз. Минем, мисалга, ун кешедән артык коллективым бар - аларга түләргә дә кирәк бит әле», - диде.
Сәхнәдә җырлаучыларның костюмнары өчен стилист Надежда Әюпова җавап бирәчәк икән. Конференциядә ул да чыгыш ясады. Быелгы концертта Голливуд стиле хөкем сөрәчәк, дип ышандырды ул - иң төп басым минимализмга төшәчәк. Инде кыйммәт яки очсызга килеп төртелгәнбез икән, аларның хакын да әйтеп узыйк: җырчыларның күлмәк-костюмнарының иң арзаны - 60, иң кыйммәтлесе 100 мең сум торачак. Фестивальнең бер бүләге дә икән әле ул - «Барс медиа» хисабыннан тектерелгән әлеге кием-салым соңыннан җырчыларның үзләрендә калачак ди.
Минем: «Һаман бер үк номинацияләрне әйләндереп тугландырасыз - бу ниндидер җырчылар өчен махсус башкарыламы, һәм нигә кичә-бүген генә сәхнәгә күтәрелгән кайберәүләргә «Алтын барс» сынын биреп, әлеге бүләкнең кадерен җибәрүдән курыкмыйсыз?» - дигән сорауга Алмаз Миргаязов: «Ясалма номинацияләр уйлап тапканыбыз юк, кайбер елларда безнең кайсыбер номинацияләр төшеп тә калды. Әмма безнең Салават, Хәния, Айдар кебек җырчыларыбызны теләсә кайсы номинациядә җиңүче итеп була. Яшьләргә килсәк, бар шундый тавышлар - без аларны күреп, күтәреп алырга тырышабыз. Бәлки, шундый очракларда ниндидер шикләнүләргә урын каладыр», - дип җавап бирде.
Әлегә шулар - калганын концерттан соң сипләрбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading