16+

Баш гел өй ягына борылып торса, эш харап

Татарстанда 1 октябрьдә башланган көзге чакырылыш кампаниясе 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Республика хәрби комиссары сөйләгәнчә, 18-27 яшьтәге 20 мең ир-егет медицина комиссиясе узачак, шулардан дүрт меңнән артыгы армиягә алыначак. «Патриот» җыелу пунктында журналистларны булачак солдатларның яшәү шартлары белән таныштырдылар һәм чакырылыш турында сөйләделәр.

Баш гел өй ягына борылып торса, эш харап

Татарстанда 1 октябрьдә башланган көзге чакырылыш кампаниясе 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Республика хәрби комиссары сөйләгәнчә, 18-27 яшьтәге 20 мең ир-егет медицина комиссиясе узачак, шулардан дүрт меңнән артыгы армиягә алыначак. «Патриот» җыелу пунктында журналистларны булачак солдатларның яшәү шартлары белән таныштырдылар һәм чакырылыш турында сөйләделәр.

Еракка китеп кара
Улын армиягә җибәрүче әти-әни газизләренең туган җирендә генә хезмәт итүе турында хыяллана. Еракка җибәрәселәре бер дә килеп тормый, әлбәттә.

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин исә моның бер генә дә уңай ягы юк ди.

- Минем бөтен гомерем хәрби хезмәт белән бәйле, Россиянең 21 шәһәрендә яшәдем һәм эшләдем. Хәзер менә Казанда. Туган төбәгеңдә хәрби хезмәт узуның аның бернинди өстенлеге дә юк, киресенчә, тынгысызлык кына тудыра ул. Баш гел өй ягына карап тора, ә бу психологик яктан бер дә әйбәт нәрсә түгел. Ераграк җирдә тизрәк ияләшәсең. Аннан соң, илебезнең Көньяк һәм Төньяк тарафларында, гаҗәеп матур Байкал күле буйларында тагын кайчан булыр идең әле. Армиядә дөнья күреп кайтасың, - диде генерал-майор.

Көзге чакырылыштагы татарстанлыларның зур күпчелеге Самара, Ленинград, Мәскәү, Түбән Новгород, Ростов өлкәләрендәге һәм Ставрополь краендагы хәрби частьләргә озатылачак.

«Патриот»
- Җыелу пункты Саклану министрлыгының таләпләренә тулысынча җавап бирә. «Патриот»ның армиядәге казарма рәвешендә булуы да мөһим роль уйный, чөнки егетләр ияләшә-таныша тора, - дип сөйли-сөйли журналистларга экскурсия үткәрде Сергей Погодин. - Йоклау, ял, коену бүлмәләре, спорт һәм кино заллары, дин тотучылар өчен гыйбадәтханә бүлмәләре - барысы да бар. Ашханәдә көненә өч тапкыр ашатабыз.

Хәрби комиссар журналистларны да «солдат шулпасы»н авыз итәргә дәште. Пешекче хатын-кызларга рәхмәт, әзерләгән ризыклары үз әниләребез кулыннан төшкән кебек тәмле!

Егетләр армиягә «Патриот» үзәгендә үк хәрби киемнәргә киендереп җибәрелә.

Борчылыр урын юк
Матур гадәт буенча, республика армиягә китүче һәр кешегә көнкүреш кирәк-яраклары тутырылган биштәр һәм кәрәзле телефон бүләк итә. Кәрәзле телефоннан ай саен 30 минут сөйләшү бушлай. Хәрби частькә китәсе көнне банк картасы да бирелә, әлеге картага ай саен солдатларга ике мең сум, ә ятим солдатларга өч мең сум акча күчерелә.

Егетләрне армиягә озаттылар да оныттылар түгел. Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская һәм районнар вәкилләре соңгы өч елда гына да 60 хәрби частькә барганнар.

- Телефон аша да хәрби часть командирларыннан хәлне белешеп торабыз, - ди ул. - Зур күңелсезлекләр юк, шулай да җиде очракта якташларыбызга хокукый ярдәм кирәк булды. Мондый вакытларда, Татарстан Хәрби комиссариаты белән берлектә, мәсьәләне чишәргә алынабыз. Хәрби частьләрдә кыерсытылган солдатлар яки башка частькә күчерелде, яки урында чара күрелде. Ата-аналар үз балаларына бәйле күңелсезлек ишетүгә үк безгә хәбәр итсеннәр.

Чаллы егете Фәнис Нәҗипов Алтай краендагы хәрби частькә билгеләнгән. Хәрби кием буй-сынына бик килешле, дулкынлануы да сизелә, әлбәттә. Армиягә алыну, ни дисәң дә, авылга әбигә кунакка кайту түгел шул.

- Быел мәктәпне тәмамлаганнан соң укырга кергән идем, чакыру кәгазе килде. Армиягә барырга булдым... барам. Чаллыдан шактый без монда, ләкин төрле частьләргә эләктек. Бер ел күп түгел бит, вакытында барып кайтырга кирәк, - диде Фәнис.

Куен дәфтәренә
Хәрби хезмәткә кагылышлы сораулар туганда шалтыратыгыз:
Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының «кайнар элемтә» телефоны: (843) 221-60-06. Эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә, ә армиягә язгы һәм көзге чакырылыш кампанияләре вакытларында атна дәвамында гамәлдә.

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының кәрәзле телефоннар өчен тәүлек дәвамында эшләүче «кайнар элемтә» кыска номеры: 05216.
Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасының «кайнар элемтә» телефоны: (843) 264-23-51, эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә.

Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең «кайнар элемтә» телефоны: (843) 236-41-80. Атнаның дүшәмбе-шимбә көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә эшли.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading