16+

Башкала ике вокзаллы булачак

Казанның Сәетгалиев урамында урнашкан тимер юл вокзалына инде 115 ел.

Башкала ике вокзаллы булачак

Казанның Сәетгалиев урамында урнашкан тимер юл вокзалына инде 115 ел.

Башкаланың тимер юл өлешеннән Россиянең бөтен төбәкләрен тоташтыручы поездлар уза: Себердән, Ерак Көнчыгыштан, Идел буеннан, Россиянең үзәк тарафларыннан. Вокзалдан тәүлек саен 111 поезд җибәрелә һәм озатыла. Тимер юл төененең шәһәрнең үзәгендә үк булуы вокзалның үсешенә һәм хәрәкәтне камилләштерүгә киртәләр тудырды. Шунлыктан Мәскәү районының Воровский урамында төзелә башлаган вокзалны үзгәртеп кору эшләренә керешелде. Горький тимер юлы җитәкчелеге тәкъдиме буенча, «Казан-2» дип аталачак әлеге вокзал пассажир транзит поездларын кабул итәчәк. Воровский урамындагы тимер юл вокзалы янәшәсендә метро станциясе һәм автовокзал да төзелә. Шәһәр эчендәге, ягъни Сәетгалиев урамындагы төп вокзал «Казан-1» исемен йөртәчәк. 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек кысаларында, «Казан-1» дә яңартыла. «РЖД» ачык акционерлык җәмгыяте хисабына тимер юл вокзалы белән халыкара аэропортны тоташтыручы тимер юл төзелә. Сәгатенә 140 километр тизлек алырга сәләтле электропоездлар ике вокзал арасын 25 минутта узачак. Казан-Вахитов-Комбинат-Юбилейная-Каенлык-Столбище-Аэропорт маршрутында казанлыларга гадәти электричкалар да хезмәт күрсәтәчәк. «Казан-1» вокзалы каршындагы мәйданда җир асты автопаркингы сафка басачак.
«Казан-2» вокзал комплексын үзгәртеп төзүнең проект бәясе 1,1 миллиард сумны тәшкил итә. Биредә эшләрне май ае ахырына тәмамлау ниятләнелә. Шуннан соң пассажир транзит поездлары, шәһәр эченә, ягъни «Казан-1» вокзалына кереп тормыйча, Воровский урамындагы «Казан-2» вокзалы аша гына узачак. Бу бер юнәлештән генә торган Юдино-Казан-Дәрвишләр бистәсе участогында хәрәкәт тыгызлыгын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Универсиадага әзерлек кысаларында, Казандагы тимер юл инфраструктурасы корылмаларының һәммәсен быелның декабренә төзеп-төзекләндереп бетерү бурычы куелган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading