16+

Башкалада 20 меңнән артык гаилә торакка мохтаҗ

Казанда социаль ипотека программасы буенча 7119 гаилә чиратта тора, тагын 4746 гаилә - төп реестрга керү өчен алдан төзелгән исемлектә.

Башкалада 20 меңнән артык гаилә торакка мохтаҗ

Казанда социаль ипотека программасы буенча 7119 гаилә чиратта тора, тагын 4746 гаилә - төп реестрга керү өчен алдан төзелгән исемлектә.

Шәһәр башкарма комитетының торак сәясәте идарәсе башлыгы Марсель Абделхаков сүзләренчә, быел, 1 апрель белешмәсе буенча, Казанда торакка мохтаҗ булган 20 меңнән артык гаилә исәпләнә, арада торагы янган, гаилә әгъзасы авыр формадагы хроник авырулы булган гаиләләр кебек чиратсыз тораклы булырга тиешлеләре дә бар.
Социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру барышында соңгы 9 елда 20497 гаилә фатир сайлап алган. Хәзер тагын 7119 гаилә чиратта тора, шулардан гариза бирүчеләрнең 1542се бюджет өлкәсендә эшли. Моннан тыш, 4746 гаилә төп реестрга кертү өчен алдан төзелгән (предварительный) исемлектә, шуларның 4026сы - бюджет өлкәсе хезмәткәре. Аларны төп реестрга кертү мәсьәләсе дәүләт резервына күчерелгән җир участокларын тиешле челтәрләр белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итүдән тора.
Тулаем алганда, республиканың социаль ипотека программасы буенча фатир алуга ихтыяҗы зур. Аны канәгатьләндерү өчен, ел саен 3,5 мең фатир төзеп тапшырырга кирәк, бу исә 200 мең кв м торак дигән сүз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading