16+

Башкалада сабыйлар өчен 7 бакча төзелә

Казанда мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә капиталь төзекләндерү үткәрелү нәтиҗәсендә, янә 580 балага өстәмә урын барлыкка киләчәк.

Башкалада сабыйлар өчен 7 бакча төзелә

Казанда мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә капиталь төзекләндерү үткәрелү нәтиҗәсендә, янә 580 балага өстәмә урын барлыкка киләчәк.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов әйткәнчә, болардан тыш, 840 урынга тагын 7 яңа бакча төзелеше бара. Әлеге эшләргә федераль (30 процент) һәм республика (70 процент) бюджетларыннан 538,3 миллион сум акча билгеләнгән. «Бакчаларга аеруча кытлык кичерелгән Совет районында 3 учреждение сафка басачак. Яңа Савинда - 2, ә Мәскәү белән Авиатөзелеш районнарында берәр бакча булачак», - диде ул.
Болотников ур., 17 а, Р.Зорге ур., 71, Һади Такташ ур., 81, Спартак ур., 121, Агрономия ур., 128 адресларындагы биналарга капиталь ремонт үткәрелә. 212 нче, 157 нче, 402 нче, 88 нче, 376 нчы, 381 нче, 59 нчы, 233 һәм 399 нчы мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә, өстәмә төркемнәр туплау өчен, бүлмәләр әзерләнелә. Бу эшләрне башкарырга 97,6 миллион сум күчерелгән. «Бакчалар киләсе елда да төзеләчәк. Район хакимиятләре башлыкларыннан җир кишәрлекләрен барлап куюлары сорала», - дип белдерде Азат Нигъмәтҗанов.
Мэр Илсур Метшин: «Казанда, «Сәламәтлек бишьеллыгы» программасы кысаларында, 5 бакча төзүне бурыч итеп алган идек. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм федераль хакимияткә рәхмәт! Бер-ике елда Казанда гына да 25 бакча сафка басты. Балалар бакчалары төзелешендә сыйфатка нык игътибар бирелсен», - дип билгеләп үтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading