Татарстанда 23-24 ноябрьләрдә явып узган бозлы яңгыр җәяүлеләр арасында имгәнүчеләр санын кискен арттырып җибәргән.
Күңелсез саннар
— Аякларын яки кулларын сындырып, безнең хастаханәгә көн саен 12-18 кеше мөрәҗәгать итте, бу аннан элекке көннәрдәгегә караганда бермә-бер күбрәк булды, — диде Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең табиб-травмотологы Булат Зыятдинов.
-— Безгә 21-30 ноябрьләрдә кулы-аягы сынган, бәрелгән һәм кайшалган 100 бала китерелде, — дип статистиканы тулыландырды Балалар республика клиник хастаханәсенең (ДРКБ) травмотология бүлеге мөдире Руслан Хәсәнов.
Мәгънәсез имгәнүләр
Булат Зыятдинов сөйләгәнчә, юлларда егылып имгәнүчеләрнең күбесе 50 һәм аннан өлкән яшьтәгеләр. Нык бозлавык хасил булган көннәрдә өлкән яшьтәгеләр кирәксә-кирәкмәскә кибетләргә чыгып йөрмәсеннәр иде, дип үтенде табиб. Ул боларны “мәгънәсез имгәнүләр” дип атады.
Өлкән яшьтәгеләргә кибеттән әйберләр алып кайтуны балаларыннан сорарга, курьер хезмәтеннән файдаланырга тәкъдим итте. Инде өлкәннәргә урамга барыбер дә чыгарга туры килсә, таякларга таянып чыгу хәерле.
“Пәрәмәч” зәхмәте
Быелгы кышта таудан ватрушкада, татарчалаштырып әйтсәк, “пәрәмәч”тә шуып, инде 6 бала имгәнү алырга өлгергән.
— Тюбинг-ватрушкада шуу 5-6 ел элек зәхмәтле бер шаукымга әверелгән иде. Имгәнүчеләр юл-транспорт һәлакәтендәгедәй агылды. Ярый әле хәзер өлкәннәр мондый җайланмаларда шууның хәвефле икәнлеге аңлый башлады, — диде Булат Зыятдинов.
— Ватрушкада таудан төшкәндә тизлек сәгатенә 50-55 чакрымга кадәр җитә. Килеп бәрелгән очракта, кул-аяк сыну гына түгел, баш сөяге имгәнү мисаллары да бар, — диде Руслан Хәсәнов. —“Пәрәмәч”тә үзеңнең алдыңа балаларны утыртып шуу икеләтә куркыныч, шундый очракта имгәнгән 2 яшьлек сабыйга медицина ярдәме күрсәтелде.
Үзеңне-үзең кайгырт
— Юлларда аяк-кулларның сынуында һәм имгәнүендә күпмедер дәрәҗәдә юл оешмалары, коммуналь хуҗалык та гаепле. Сез аларның хезмәтләренә нинди билге куяр идегез? — дип “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
Күңелемнән “3” һәм иң зуры “-4” билгесе куярлар, дигән җавап көттем. Ләкин, табиб-травмотологлар дипломатлар кебек сүзгә оста булып чыкты.
— Бозлы яңгыр көчле булды, колачлы мәйданнарны тиз генә җыештырып чыгу мөмкин түгел. Юл хезмәтләре, идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкатьләре эшләде, үзәк юллар чистартылды. Үзебезгә сак хәрәкәтләнергә кирәк, кыш әле башланды гына, бозлы яңгырлар тагын булыр, — дип, беравыздан җавап кайтардылар.
Табиб-травмотологлар киңәше:
Кыш көне калын киемнәрдән йөрегез, аяк киеменең табаны сырлы һәм салкында катмый торган булсын. Бозлавыкта биек үкчәле аяк киемнәрендә йөрмәгез. Юлдан-тротуардан аякларны чаңгыдагы кебек шудырып атлагыз. Скандинавия йөреше сыман ике таякка таянып йөрү таеп егылудан саклаячак.
Фото: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар