16+

Батыр” картасы – мөмкинлекләр ачкычы

Татарстан башкаласында мобилизацияләнгән казанлыларның балаларына “Батыр” картасы бирелә.

Батыр” картасы – мөмкинлекләр ачкычы

Татарстан башкаласында мобилизацияләнгән казанлыларның балаларына “Батыр” картасы бирелә.

Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов әйтүенчә, аның белән Казандагы 40 муниципаль һәм дәүләт мәдәният учреждениеләренә (музей, театр, мәдәният йорты, цирк) бушлай кереп була.

Шулай ук, әлеге карта 20 спорт учреждениесендә дә бушлай шөгыльләнү мөмкинлеге тудыра.

 “Батыр” картасы Казан районнары хакимиятләрендә бирелә. Моның өчен үзеңнең паспортыңны, баланың туу турындагы таныклыгын яки паспортын һәм хәрби комиссариаттан мобилизацияләнгәнлек турындагы белешмәне (әгәр булса) күрсәтү шарт. “Батыр” картасы мобилизацияләнгән кешеләрнең 18 яшькә кадәрге балаларына бирелә. Әгәр гаиләдә берничә бала булса, карта аларның һәркайсына тапшырыла.

“Батыр” пластик картасы белән мәдәни чараларга чикләнмәгән мәртәбә йөреп була. Баланы бер туганы (башка кеше дә ярый) озатып бара. “Батыр” картасы нигезендә мәдәният учреждениесендәге чарага бала өчен дә һәм аны озатып йөргән кеше өчен дә бушлай билет бирелә.

Урыннар билгеләнелгән мәдәни чараларга билетка 5 көн алдан мөрәҗәгать итү сорала. Билетны мәдәният учреждениесенең кассасы телефоны буенча теркәтәсең.

Музейларга, күргәзмәләргә һәм зооботаника бакчасына кергәндә “Батыр” картасын кассирга күрсәтү дә җитә.

Мәдәният учреждениеләре исемлеге тагын да артачак. Төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, мобилизацияләнгән казанлылар гаиләләренә ярдәм программасына “Мир” кинотеатры да кушылачак.

—Кайбер оешмалар шәһәр Башкарма комитетына үзләрен-үзләре тәкъдим итте. Мәсәлән, Казан циркы шундыйларның берсе. Цирк һәр тамашага мобилизацияләнгән кешеләрнең балаларына бушлай 200 билет калдыра. Мәдәният учреждениеләренең бердәмлегенә, мобилизацияләнгән кешеләрнең балаларына, гаиләләренә ярдәм күрсәтергә омтылуларына шатландым, - ди Азат Абзалов.

 Казанда мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә ярдәм чаралары шактый. Мәсәлән, аларның укучы балалары мәктәптә бушлай ике мәртәбә кайнар аш белән тәэмин ителә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларына бакчага йөрү һәм биредә туклану бушлай.

Мобилизацияләнгән казанлыларның балалары җәмәгать транспортыннан да бушлай файдалана. Транспорт картасын алу өчен үзләренең яшәү урыннарындагы район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, транспорт картасы бушлай бирелә.

“Подросток” үсмерләр клублары берләшмәсе мобилизацияләнгән кешеләрнең балаларын түгәрәкләргә һәм секцияләргә яза. Гайдар исемендәге яшьләр үзәге дә түгәрәкләргә һәм секцияләргә язу үткәрә.

 “Доверие” балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә тәүлек дәвамында киңәшләр бирергә әзер. Телефон: 8 (843) 277-00-00.

—Мобилизацияләнгән кешеләр үзләренең гаиләләренә, әти-әниләренә карата кайгыртучанлык һәм ярдәм күрсәтелүен белеп торырга тиеш. Бу хәрбиләрнең күңел тынычлыгы, рухи ныклыгы өчен әһәмиятле, - диде Казан мэры Илсур Метшин мобилизацияләнгән казанлыларның гаиләләренә ярдәм буенча шәһәр штабы утырышында. 
Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова әйткәнчә, мобилизацияләнгән казанлыларның гаиләләре “Батыр” картасын теләп куллана.

Эш сәгатен киметсеннәр иде!
Сания (исеме үзгәртелде):

—Ирем мобилизация буенча махсус хәрби операциягә алынды. Гаиләбезгә ярдәм йөзендә “Батыр” картасы бирелде. Ләкин баланы түгәрәккә йөртү өчен кешем юк, туганнарым Казанда яшәми. Гаиләдә үзем генә. Транспорт картасы бирделәр, рәхмәт! Тик транспорт картасына да бик үк ихтыяҗ юк, чөнки мәктәп янәшәдә генә. 
Ирем эштән кайтышлый бакчадан баланы ала кайта иде, хәзер үзем йөгерәм. Мобилизацияләнгән ир-атларның хатыннарына эш сәгатен 1 сәгатькә булса да киметсеннәр иде. Бу безнең өчен файдалы булыр иде.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading