16+

Бензин – ярый, дизель – шикле

Республикада 14 ноябрьдән 14 декабрьгә кадәр мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү айлыгы барды.

Бензин – ярый, дизель – шикле

Республикада 14 ноябрьдән 14 декабрьгә кадәр мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү айлыгы барды.

Министрлар Кабинетында узган брифингта «Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалануны тәэмин итү буенча идарә» дәүләт учреждениесе җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев башкарылган эшләргә йомгак ясады. Айлык барышында 507 ягулык салу станциясеннән (АЗС) һәм 11 нефть продуктлары базасыннан 1031 проба алынган. Тикшерү нәтиҗәсендә, 12 очракта бензинның һәм 31 очракта дизель ягулыгының сыйфаты ГОСТ таләпләренә җавап бирмәве ачыкланган. «Татнефть» ААҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «Карсар» һәм «Лукойл-Уралнефтепродукт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре АЗСларында ягулык сыйфаты тәртиптә. «Сыйфатсыз ягулык мисаллары «Татнефтепродукт» холдинг компаниясендә күзәтелде. Аларның 1 очракта - бензин, 9 очракта дизель ягулыгы начар иде. «Автодорстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте АЗСларыннан алынган 94 пробаның берсендә кимчелекле ягулык эләкте», - диде Роберт Гыйләҗев.
Шәхси АЗСларны тикшергәндә 9 очракта бензинның һәм 14 очракта дизель ягулыгының сыйфаты тиешле таләпләргә туры килмәгән. Ведомстволарга караучы 104 АЗСта (тикшерүгә алынганнары) 2 очракта бензин һәм 7 очракта дизель ягулыгының сыйфаты канәгатьләндермәгән.
Кышын 2 нче класслы дизель ягулыгын гына куллану зарур. Сыйфатсыз ягулыкка юлыксагыз, (843) 295-26-57 «кайнар элемтә» телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading