16+

Бердәмлекне бергәләп саклыйк!

Россия Федерациясе Конституциясе көнендә елдагыча РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итте. Кремльдә узган чарага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чакырылган иде. Юлламада күп кенә мөһим һәм кызыклы тәкъдимнәр бар. РФ Президентының кайбер фикерләре түбәндәгеләр: - Конституция каркасы тотрыклы булырга тиеш һәм, беренче чиратта, бу Конституциянең...

Бердәмлекне бергәләп саклыйк!

Россия Федерациясе Конституциясе көнендә елдагыча РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итте. Кремльдә узган чарага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чакырылган иде. Юлламада күп кенә мөһим һәм кызыклы тәкъдимнәр бар. РФ Президентының кайбер фикерләре түбәндәгеләр: - Конституция каркасы тотрыклы булырга тиеш һәм, беренче чиратта, бу Конституциянең...

Россия Федерациясе Конституциясе көнендә елдагыча РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итте. Кремльдә узган чарага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чакырылган иде.
Юлламада күп кенә мөһим һәм кызыклы тәкъдимнәр бар. РФ Президентының кайбер фикерләре түбәндәгеләр:
- Конституция каркасы тотрыклы булырга тиеш һәм, беренче чиратта, бу Конституциянең кеше һәм гражданинның хокуклары белән ирекләрен билгеләүче икенче бүлегенә кагыла. Төп законның әлеге нигезләмәләре какшамас нык. Төп законның башка бүлекләренә хокукый төстә рөхсәт ителгән төзәтмәләр кертү, әлбәттә, мөмкин һәм кайчак кирәк тә.

- Конституциягә Югары һәм Арбитраж судларын берләштерәчәк төзәтмәләр кертү тәкъдиме булды. Югары һәм Арбитраж судлары кайвакыт охшаш эшләр буенча төрле карарлар чыгара. Нәтиҗәдә, хокукый билгесезлек, кайчак гаделсезлек тә хасил була һәм бу кешеләрдә чагылыш таба. Судларны берләштерү суд практикасын бердәм юнәлешкә этәрер.

- Россиядә төбәкләрдәге инвестиция климаты торышының илкүләм рейтингы гамәлгә кертеләчәк. Әгәр төбәк индустриаль һәм технопарклар, бизнес-инкубаторлар булдыруга финанс чаралары сарыф итә икән, анда урнашкан предприятиеләрдән өч ел дәвамында килеп ирешәчәк өстәмә федераль салымнар, бюджетара трансфертлар формасында, федерация субъектына кире кайтырга тиеш.

- 2017 ел ахырына кадәр Россиядә, һәркем ала алырлык торак төзелеше программасы кысаларында, өстәмә рәвештә, кимендә 25 млн. кв.м торак төзергә планлаштырыла. Бүген торак сәясәте кабат демографик үсешнең хәлиткеч факторларының берсе булырга тиеш. Әлеге проблемага игътибарны юнәлдерү өчен, бу программаны «Россия гаиләсе өчен торак» дип атарга тәкъдим ителде.

- Язгы парламент сессиясендә социаль өлкәнең эшчәнлеген бәйсез бәяләү системасын булдыру буенча закон проектын кабул итәргә кирәк. В.Путин фикеренчә, хәзер иң мөһим бурыч - социаль учреждениеләрнең сыйфатын бәйсез бәяләү системасын булдыру. Әлеге механизм бюджет челтәрен нәтиҗәле оптимальләштерүгә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

- Башкарма хакимиятнең барлык органнары каршында иҗтимагый советлар булдырырга кирәк. Иҗтимагый советлар экспертлар, кайчак башкарма хакимият органнарының конструктив оппонентлары ролендә чыгыш ясарга, коррупциягә каршы көрәш системасында актив катнашырга тиеш.

- РФ икътисадының үсеш тизлеге акрынаюы эчке факторларга бәйле. Яңа үсеш алшартларын эшкә җигәргә тиешбез. Болар һәммәбезгә дә мәгълүм факторлар: һөнәри белем бирүнең югары сыйфаты һәм сыгылмалы хезмәт базары, уңышлы инвестиция климаты һәм заманча технологияләр, дип билгеләп үтте Владимир Путин.

- Якындагы ике ел дәвамында барлык дәрәҗәдәге бюджетларны программа принцибына күчерергә кирәк.

- Этносара киеренкелеккә нинди дә булса халык вәкилләре түгел, ә әдәп-әхлаксыз, үзенең һәм читләрнең традицияләрен хөрмәт итмәгән кешеләр котырта. Милләтара тынычлыкны, җәмгыятьнең, Россия дәүләтенең бердәмлеген бергәләп сакларга кирәк.

2015 елдан Россиядә барлык балалар һәм яшүсмерләр ел саен, ә өлкәннәр өч елга бер бушлай төстә мәҗбүри диспансеризация үтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading