16+

«Безнең малайлар әйбәт бит»

Ачык тәрәзәдән көзге иртәнең салкынча һава исе керә. Юрганга төренеп, йокы симертә торган көн түгел бүген. 13 сентябрь - бердәм сайлау көне.

«Безнең малайлар әйбәт бит»

Ачык тәрәзәдән көзге иртәнең салкынча һава исе керә. Юрганга төренеп, йокы симертә торган көн түгел бүген. 13 сентябрь - бердәм сайлау көне.

Саф һава дулкынына уралып, Яңа Савин районындагы 7 нче гимназия һәм 23 нче мәктәп тарафларыннан дәртле көйләр дә ишетелә башлады.
Х атыным Әлфия белән сайлауга киттек. Юлыбызга күршебез Гайшә әби Сабирова очрады.
- Мин өлгердем инде. Татарстан Президенты итеп Рөстәм Миңнехановны, Казанга Илсур Метшинны сайладым. Әйбәт малайлар бит, эшләсеннәр, миннән фатиха, - ди әби.
Сайлау участогы рәисе Андрей Бикбов әйткәнчә, тавыш бирергә беренчеләрдән булып, әбиләр белән бабайлар килгән. Җәмәгать активистлары инде алар һәрвакыт.
- 214 нче санлы сайлау участогында 2180 сайлаучы исәпләнә. Телефон эшли, авыру сәбәпле килә алмаучыларга фатирларына барабыз. Тавыш бирү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган, - диде ул.
23 нче мәктәп укучылары концерт та әзерләгән. Балаларның җырлавын, биюләрен карап хозурландык. Бәйрәм көне җырлы-биюле, башкарылган хезмәтләр бәрәкәтле булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading