16+

Безнекеләрне аягүрә алкышлаганнар

Дмитрий Сидоров белән Валерий Салеевны Россия тарихын өйрәнүчеләрнең яңа буыны дип атасаң, бер дә ялгыш булмас. 17 яшьлек егетләр - рус география җәмгыятенең яшьләр су асты тикшеренүләре отряды әгъзалары тарих кыйпылчыкларын... су астыннан эзлиләр. Күптән түгел Россия күләмендә үткән слетта алар Татарстанны тәкъдим иттеләр. Слетта Россия Федерациясенең 60 субъектыннан 180нән...

Дмитрий Сидоров белән Валерий Салеевны Россия тарихын өйрәнүчеләрнең яңа буыны дип атасаң, бер дә ялгыш булмас. 17 яшьлек егетләр - рус география җәмгыятенең яшьләр су асты тикшеренүләре отряды әгъзалары тарих кыйпылчыкларын... су астыннан эзлиләр. Күптән түгел Россия күләмендә үткән слетта алар Татарстанны тәкъдим иттеләр.
Слетта Россия Федерациясенең 60 субъектыннан 180нән артык кыз һәм егет катнашкан. Һәр төбәк ике мәктәп укучысы һәм бер өлкән кешедән торган команда җибәргән. Катнашучыларны, география, тарих, этнография һәм туган якны өйрәнү буенча белемнәренә карап, сайлап алганнар. Өлкәннәр арасында танылган сәяхәтчеләр, экологлар һәм тикшерүчеләр булган.
Безнең егетләрнең җитәкчесе - төбәкнең рус география җәмгыяте рәисе, су астын өйрәнүче Дмитрий Шиллер. Аның сүзләренә караганда, безнең егетләр сынатмаган, калган катнашучылар аларны аягүрә басып алкышлаган. Татарстан оешма эшчәнлеге юнәлешендә әйдәп баручы төбәкләр рәтенә кергән.
Ә Дмитрий белән Валерий тиздән урта мәктәпне тәмамлап, киләчәктә дә су асты эзләнү­ләре белән шөгыльләнүләрен дәвам итәргә тели.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading