16+

Бүген Казанда туристлык сезонына старт бирелә

 Бүген Казанда туристлык сезонына старт бирелә

Бүген "Казан" гаилә үзәгенә каршындагы мәйданда җәйге туристик сезон ачылышына багышланган флешмоб узачак, дип яза Казан мэриясе сайты. Туризмга булышлык күрсәтү комитеты директоры Дарья Санникова сүзе буенча, җәйге туристик сезон ачылышына багышланган чара 13.45 сәгатьтә башланачак. Быел бию коллективлары һәм шәһәр халкы ярдәмендә гаилә үзәге янында бии торган лалә чәчәге формасында бизәкләр барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә ул.

Флешмоб нәтиҗәләре буенча видео төшереләчәк. Аны барлык социаль челтәрләрдән дә карарга мөмкин булачак. Флешмоб катнашучылары арасында Казанның популяр күңел ачу үзәкләренә һәм музейларына билетлар уйнатылачак.

Май башында Казансу елгасы һәм Кабан күле буенча экскурсияләр башланып китә. Казан халкына һәм кунакларына 45 минутлык экскурсияләр тәкъдим ителәчәк, аларны рус, татар һәм инглиз телләрендә
тыңлап була.


Фото: in-news.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading