16+

Бүгенге әти-әниләр балаларны түләүләр өчен генә таба?

Бүгенге әти-әниләргә балалары тормыш яме түгел, ә ниндидер өстәмә эш кебек кабул ителә кебек. Сезнең бу турыда уйлаганыгыз булдымы? Язманы ахырына кадәр укыгыз, югыйсә мондый фикер өчен сүгә башлавыгыз ихтимал. 

Бүгенге әти-әниләр балаларны түләүләр өчен генә таба?

Бүгенге әти-әниләргә балалары тормыш яме түгел, ә ниндидер өстәмә эш кебек кабул ителә кебек. Сезнең бу турыда уйлаганыгыз булдымы? Язманы ахырына кадәр укыгыз, югыйсә мондый фикер өчен сүгә башлавыгыз ихтимал. 

Балалар бакчасында шундый аяныч картина белән очрашабыз: әти яисә әни кеше сабыен алып килә дә, тиз генә ычкыну ягын карый, шул вакытта малаена яисә кызына бернинди дә игътибар бирми. Алар өчен аны тәрбиячегә тапшырып, үзенең тормышында яшәвен дәвам итү мөһим. Мин аңлыйм, кемдер каршы килер: янәсе, хәзер дөньясы шундый, гел хәрәкәттә булырга кирәк, бөтен кеше дә эшли, шуңа күрә дә иртән ашыгалар.

Шулайдыр, әмма ата-аналарның йөзләренә һәм кыламышларына карыйм да, балалары кирәк түгел икәнен чамалыйм. Ә ни өчен мондый хәл килеп чыга соң? Чөнки әниләре аларны акча өчен, безнең очракта, ана капиталы өчен табалар. Кемдер шуның белән ипотекасын яба, икенчеләре яңа машина ала, өченчесе үзенең бүгенге халәтен яхшырта. Кыскасы, аерым бер халык өчен баланың тууы матди байлык яисә нинди дә булса проблеманы хәл итү инструменты булып тора. Ә аны әле үстереп, аннан кеше ясарга кирәклеген аңламыйлар. Менә хәзер бакчага йөртәләр инде, шул ук вакытта миссия үтәлгән, акча алынган дигән фикер белән яшиләр. 

Мин барысы да шундый димим, әмма андыйлар бар. Аннары баланы тәрбиялибез дигән сылтау белән яңа чыганак эзли башлыйлар, әйтик, әти-әни ниндидер социаль түләүләргә, пособие һәм субсидияләргә дәгъва белдерә башлый. Акчасы беткән була бит, ә сабый әле үсеп җитмәгән, шунлыктан төрлечә кыланалар. 
Ни өчен шундый хәл килеп туа? Ата-аналар балалары туганнан соң аларны яңадан да карап торырга исәпләмәгәннәр, үзләреннән торган нәрсәне эшләгәннәр, ана капиталы инде кулланылган. Бәлки мин ялгышамдыр, ялгышасым килә, әмма чынбарлыгы шундый...

Рәсим Хаҗиев

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading