16+

Бәхетем гаиләдә минем

Кияүдәге хатын-кызлар арасында үткәрелгән «Миссис Россия International-2013» матурлык конкурсында Казаннан Эльвира Янковская җиңү яулады.

Бәхетем гаиләдә минем

Кияүдәге хатын-кызлар арасында үткәрелгән «Миссис Россия International-2013» матурлык конкурсында Казаннан Эльвира Янковская җиңү яулады.

Конкурсның Ростов-на-Донуда булган финал өлешендә беренчелеккә чыккан Эльвира хәзер Россияне АКШта халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итәргә тиеш. Эльвира үзе бәйгегә нәкъ менә җиңү яуларга дип барганлыгын яшерми.
«Әзерлеккә һәм чыгыш ясауга шундый күп көч түктем, бөтен җанымны һәм йөрәгемне бирдем бит мин. Бу үз җимешен бирми калырга тиеш түгел иде», - ди ул. 33 яшьлек Эльвира өчен иң мөһиме - гаиләсе. Җиңгәнлеген белгәч, иң беренче чиратта кадерле кешеләре өчен аннан да катырак борчылып, җан атып торган ире белән кызына рәхмәт сүзләрен җиткергән ул. Әнисе һәм дусларының гел янәшәдә булулары да тәэсир итми калмагандыр.
Бу Казан өчен икенче җиңү инде. 2011 елда шушы ук бәйгедә «Миссис Россия International» титулына Казаннан Алисә Тулынина ия булган иде. Алисә әлеге бәйгедә янәдән Татарстан чибәре җиңгәнлеккә бик шат. Эльвира белән ул бәйгегә әзерлек барышында да аралашып торган, алга таба булачак әзерлектә дә киңәшләрен бирергә җыена.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading