16+

Билен кысып буган, диләр...

Быел язгы-җәйге чакырылыш вакытында 20 мең Татарстан егете солдат каешы такты. Татарстан егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында тора.

Билен кысып буган, диләр...

Быел язгы-җәйге чакырылыш вакытында 20 мең Татарстан егете солдат каешы такты. Татарстан егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында тора.

Гадәттә, егетләр югары уку йортына кереп, армиядәгә китүдән вакытлыча котылып кала. Ләкин хәрби бурыч өстән төшми. Быел югары уку йортын тәмамлаган 5721 егетнең 1097се "кармакка эләкте". Урта һөнәри белем алучылар армиягә теләбрәк бара, 5320 кешедән 2019 ы хезмәткә чакырылган.

Инде берничә ел рәттән "дипломлы" егетләргә мәҗбүри армия хезмәтен, контракт буенча хезмәткә алыштыру мөмкинлеге бар. Бу очракта алар ике-өч еллык килешү төзи. Быел 36 егет әлеге программадан файдаланган.

- Бу чакырылышта беренче тапкыр хәрби комиссариатта һәр солдат өчен электрон карта булдырылачак. Анда хезмәт итүче турында мәгълүмат һәм медицина белешмәсе булачак. Шулай ук аның аша солдатның хезмәттә, учетта яки резервта торуын белеп булачак, - диде Татарстан Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Дмитрий Гурылев.

Кулына корал тотып хезмәт итәсе килмәгән егетләр альтернатив хезмәтне сайлый ала. Гадәттә алар почта бүлекчәләрендә эшли. Язгы чакырылышка әлеге хезмәткә 11 егет сайлап алынган. Инде көзге чакырылышка да 18 гариза тапшырганнар, аларның 15е генә хупланган.

Армия тормышында иң дәрәҗәле булып саналган Президент полкында быел ун Татарстан егете хезмәт итәчәк. Соңгы дүрт ел эчендә генә дә полкта республикадан 210 кеше хезмәт иткән. Преображения полкында Татарстаннан быел 19 кеше хезмәт итәчәк. Дүрт ел эчендә биредә 142 егет ил алдында бурычын үтәгән. Ләкин бу полкларга эләгү җиңелләрдән түгел, анда хезмәт итү өчен яшьләр җиде кат иләк аша үтә. Бу гаҗәп тә түгел, алар ил армиянең йөзе бит.

Тикшеренү вакытында өч Казан егетенен анализларында наркотик тапканнар. Андыйларга армиягә юл ябык. Хәзерге вакытта егетләр учетка бастырылган.

Безнең егетләрне күбрәк шефлык элемтәләре урнаштырылган частьларга җибәрергә тырышалар. Татарстан районнары 57 хәрби часть белән элемтәләрен җайга салган. Быел аларга ике меңгә якын егетне җибәргәннәр. Район җитәкчеләре дә үз районыннан ил чиген саклаучыларның хәлен белеп кайта икән.

- Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил яшьләрне хезмәт итү урыннарына озатып, аларның хәлләрен белешә башлагач, солдатлар арасында зарланулар бермә-бер кимеде, - диде Дмитрий Гурылев.

Башкалар белән чагыштырганда армиягә яраклы егетләр саны буенча да без алдынгы. Гадәттә, сөяк-мускуллары системасы, кан әйләнеше авырулары, психик тайпылышлары булганнар хәрби хезмәткә алынмый.

Фото: tass.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading