16+

Бәлки тамашачы да күрә алыр

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе белән берлектә, быел 1 октябрьдән 30 ноябрьгә кадәр конкурс игълан итте. Кыска метражлы татарча сценарийларга бәйге моңа кадәр өч тапкыр үткәрелгән иде. Быелдан башлап ул «Татмедиа»га йөкләтелде. Бәйгегә 23 эш тапшырылды.

Сценарийларны конкурс комиссиясе рәисе, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесенең урынбасары Нурия Беломоина, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директор урынбасары Миләүшә Айтуганова, режиссер Нурания Җамалиева, Рөстәм Нәбиуллин һәм Индус Сирматов бәяләде.
Жюри әгъзалары әйтүенчә, быел катнашучылар саны кимегән. Озак еллар телевидениедә үзе дә фильмнар төшергән кеше буларак, Индус әфәнде: «Минем Дәүләт телерадиокомпаниясендә хәзергә хәтле бик яхшы телевизион сценарий күргәнем юк. Биредә күңелне шатландырганнары булды», - диде. Нурия Абдулла кызы исә, сценарийлар бүгенге көн таләпләренә җавап бирергә тиеш, дип белдерде.
Конкурста беренче урынга лаеклы әсәр табылмаган. Икенче урын, «Абый» дигән сценарий өчен, Илгиз Зәйниевкә һәм Айгөл Муллагалиевага («Зәңгәр күлмәк») бирелде. Өченче урынга Рөстәм Галиуллин («Очрашырбыз күкләрдә»), Мансур Гыйләҗев («Кукуруз басуы») һәм Лира Ибраһимова («Зимагур») ия булды. Махсус бүләкләр Фәйзелхак Вилдановка («Риза») һәм Сәмига Бәдретдиновага («Гайре табигый хәл») тапшырылды.
Мансур Гыйләҗев, җиңгән сценарийларны, фильм буларак, зәңгәр экраннардан да күрсәтергә кирәктер, дигән тәкъдимен җиткерде. Бәлки аларның кайберләрен тамашачы да күрә алыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading