16+

«Бәллүр каләм» бәйгесенең егерменчесе сюрпризларга бай булды

«Бәллүр каләм» бәйгесенең егерменчесе сюрпризларга бай булды

Кичә Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы журналистика һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә "Бәллүр каләм - 2017" бәйгесе җиңүчеләрен билгеләделәр. Бәйгенең 20нче - юбилей елы безнең газета өчен дә истәлекле булды. "Шәһри Казан" - республиканың иң яхшы матбугат чарасы дип танылды.



Тугрылык өчен

Гадәттәгечә, республика мәгълүмат чараларының иң дәрәҗәле бәйгесе югары рухта, зәвык белән үткәрелде. Төрле номинацияләрдә җиңү яулаган журналистларның "Бәллүр каләм" сынын алу өчен сәхнәгә «La Primavera» Казан камер оркестры аккомпанементына күтәрелүе дә үзе ни тора?!
Дүртенче хакимият вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республиканың Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов тәбрикләде.

Римма Ратникова "Бәллүр каләм" бәйгесенең 20 еллык тарихын искә төшерде.
- Шушы 20 ел эчендә без барлыгы 590 "Бәллүр каләм" сыны тапшырдык. Иң беренче сыннар чыннан да бәллүр иде. Аны ясау өчен чималны Урал тауларыннан алып кайттык. Тора-бара ул тагын да камилләште. Бүләкнең формасы үзгәрсә дә, асылы үзгәрмәде. Бу - профессиональлек, журналист һөнәренә тугрылык билгесе, - диде Римма Ратникова.

- Быелгы бәйге гадәти түгел. Без бүген - журналистлар иҗатына 20 еллык нәтиҗә ясыйбыз. Җиңүчеләрнең сөенечләре белән күбрәк кеше уртаклаша алсын өчен быел бәйгенең форматын аз гына үзгәрттек. Бүген залда ветераннардан алып, яшь журналистларга кадәр җыелган. Барыгызны да күрүемә шатмын, - диде Айрат Зарипов.

Бәйгенең иң беренче "Бәллүр каләм"ен Николай Сорокин белән Люция Фаршатова-Мәүлиева алды. Лаеклы бүләкләрен аларга "Аргументы и факты" газетасы баш мөхәррире Игорь Черняк тапшырды. Бүген ул "Бөтенроссия телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе" ФДУП төбәк департаменты генераль директоры урынбасары Рифат Сабитов белән бергә республика журналистларына осталык серләрен өйрәтергә өлгерде әле.

«Иң яхшы республика, шәһәр, район массакүләм мәгълүмат чаралары» номинациясендәге җиңүне «Шәһри Казан» Яшел Үзәндәге хезмәттәшләре «Наш Зеленый Дол» газетасы белән уртаклашты. Бүләкне аларга Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерзянов тапшырды.

- Сезнең һөнәр киңкырлы, гади түгел. Каләм белән язганны балта белән чабып булмый, диләр бит әле. Материалларыгыз үзәккә үтә торган да, җанны бәлзәмли торган да була ала. Иң мөһиме - мәгълүмат объектив булсын, - дигән теләктә калды федераль инспектор.

Җиңүе җиңел түгел икән

Быел жюри әгъзалары барлыгы 2 меңнән артык эш кабул иткән. Ә «Пирамида» комплексында узучы чарага 700гә якын кеше җыелган иде.

«Темасы - җирле, осталыгы - башкалача» номинациясендә Энҗе Әгъләмова ("Зәй офыклары" газетасы) белән Владимир Дынник ("Казанские ведомости" газетасы), «Объектив аша караш» номинациясендә - Таһир Хәсәнов ("Татарстан" ГТРК), «Яхшы медиапроект» номинациясендә - «Минтимер Шәймиев» китабы өчен Игорь Цыбульский белән Нурсөя Шәйдуллина бүләкләнде.

Бәйгенең "Туган тел" номинациясе республикадан читтә татар телендә иҗат итүче матбугат чараларын берләштерүче. Быелгы җиңүче Башкортстанның "Кызыл таң" газетасы хезмәткәре Венера Мәҗитова бәйгедә инде өченче ел номинант.

- Җиңүе җиңелләрдән түгел икән, - дип елмая ул.
Бүген журналист һөнәрен хатын-кызлар кулында, дип сөйлиләр. «Журналистикада исем» номинациясен дә үз-ара өч хатын-кыз: Фәридә Якушева ("Республика Татарстан" газетасы), Люция Нотфуллина, ("Яңа Гасыр" телеканалы), Эльмира Закирова ("Сөембикә" журналы) бүлеште.

- Балалар матбугатында, "Алтын каләм" фестивальләрендә чарланган каләмем хәзер инде бәллүр. Журналист - иң яхшы һөнәр, - дип сәхнәдән рәхмәт сүзләре җиткерде Эльмира Закирова. Алар "Бәллүр каләм" сынын кайчандыр бу бәйгегә нигез салучыларның берсе Ислам Әхмәтҗанов кулыннан алды.
- Журналистика - үз бәйрәмнәре, пәйгамбәрләре булган кече дәүләт ул. Бүгенге җиңүчеләребез асылы нәкъ менә шуңа туры килә. Иң мөһиме җан тынычлыгы телим сезгә, - дип тәбрикләде ул хезмәттәшләрен.



Быел махсус проектлар номинациясендә җиңүчеләр дә шактый иде. «Россия Федерациясендә Кино елы»н иң яхшы яктыртучы дип - Ландыш Бабаниязова ("Мамадыш" телевидениясе) белән Балтач районының "Хезмәт" газетасы табылды. «Тукайның тууына - 130 ел» проектында - "Татарстан" ГТРК радиосы белән "Болгар" радиосы, «Муса Җәлилнең тууына - 110 ел» махсус проектында «Мәдәни җомга» газетасы белән «Идел» журналы җиңү яулады. Узган ел булган «Республикада су саклау зоналары елы»н яктыртучы журналистларның иң көчле каләмлесе Гөлгенә Гыйльманова ("Ватаным Татарстан" газетасы) белән Олеся Бондаревская ("Татарстан" журналы) дип танылды.

Җитәкчеләр, министрлыклар, төрле оешмалар да дүртенче хакимияткә ачык йөз белән карамаса, журналист халыкка оператив, ә иң мөһиме - дөрес мәгълүмат җиткерә алмас иде. «Массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек» номинациясендә Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Андрей Родыгин билгеләнде.

Алдынгылар

Журналистларның иң яраткан җитәкчесе - Татарстанның премьер-министр урынбасары, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры - Марат Әхмәтов булып чыкты. Аны "Танылу" номинациясендә бүләкләделәр.

- Бу кеше чыннан да үз эшенең остасы. Зур хәрефле җитәкче. Шул ук вакытта ул безнең даими ньюсмейкер да. Безнен бәхеткә ул ике дәүләт телен дә камил белүче, журналистларга беркайчан да комментарий бирүдән баш тартмый торган шәхес, - ди аның турында "Яңа гасыр" телерадиокомпаиясе генераль директоры Илшат Әминов.



- Бу номинациянең татарча исеме - эчендәге - тышында диләрдер инде. Ләкин, дуслар, мин Алиш әкиятләрендә кебек сертотмас үрдәк түгел. Минем эчемдә серләр күп әле, - дип шаяртты министр үзе.

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин республика массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән өлеше өчен берничә журналистны дәүләт премиясе белән бүләкләде. Ә Айрат Зариповка Татарстанның «Фидакарь хезмәте өчен» медален тапшырды.

- Татарстан журналист һөнәренә аеруча да игътибарлы. Сезнең һөнәрегез искиткеч, ләкин гадәти түгел. Сез һәрвакыт алдынгы, барлык хәбәрләрне дә беренчеләрдән булып беләсез. Сезнең профессиональлектән, сәләтегездән халыкның тормышка карашы формалаша, - диде Алексей Песошин.

Бәйгенең гран-при иясенә журналистика өлкәсендә күп еллар хезмәт иткән, "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев лаек булды. Аңа "Лада Калина" автомобиле буләк иттеләр. Ләкин ул үзе авырып китү сәбәпле, бүләкне Исмәгыйль әфәнденең кызы Айгөлгә тапшырдылар.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading