Республикабызда радиолар шактый. Казан гына түгел, Чаллы, районнарда эшләүче радиолар да бар.
Барысының да үз тыңлаучысы. Ләкин араларында халык үз радиосы итеп кабул иткән бер радио бар: ул да булса, «Болгар» радиосы. Республика районнарында берәрсе: «Фәлән нәрсә турында әле генә радиодан сөйләделәр», - дип әйтсә, шикләнмичә, әлеге хәбәрне «Болгар» радиосыннан ишеткәннәр икән дияргә була.
Татарстанда гына түгел, чиктәш республикаларда да яратып тыңлыйлар «Болгар»ны. Иң куанычлысы - радио коллективы, замана шаукымына бирелеп, үз юнәлешен, стилен үзгәртмәде, туган телебезнең чын яңгырашын да, электән килгән әдәпне дә саклап кала алды. Монысы бүген иң мөһим нәрсәләрдән. Икенчедән, «Болгар»да торгызылган сәнгать советы эшчәнлеге дә радио эшендә матур чагыла - ниндидер очраклы, зәвыксыз җырлар яңгырамый. Ләкин замана алга бара, радионың техник мөмкинлекләрен үстерүне дә күз уңаеннан югалтырга ярамый.
26 августта - «Болгар» радиосының 14 яше тулган көнне, өр-яңа заманча студия ачылу радио өчен зур вакыйга булды. Әлегә кадәр барлык эфирлар да алып барылган кечкенә, кысан студиядән, чыннан да, самолет салоны кебек заманча эшләнгән зур студиягә күчү радио алып баручылары өчен тулай торактагы бер бүлмәдә яшәгән ишле гаиләнең яңа өч бүлмәле фатирга күчүе кебек шатлыклы вакыйга булды. Берьюлы сигез кеше эфирга чыга ала торган студия, уңайлы, арытмый торган кәнәфиләр, өр-яңа мониторлар, комфортлы температураны үзе ясый торган система... Шуның өстенә, студиянең эшчәнлеген теләгән кеше интернеттан кереп видео аша карый алырлык мөмкинлек тә.
Студия ачылу тантанасына «Болгар» радиосы хезмәткәрләре ныклап әзерләнгән иде. Барысы да очучылар кия торган формадан, шарлар, шатлыклы йөзләр, баян, скрипка тавышы, күңелле җырлар. Тантанага килгән «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов әлеге күренештән ирексез елмаеп җибәрде.
- Рәхәт монда, - диде ул, студия кәнәфиенә кереп утыргач. - Ышансагыз - ышаныгыз, ышанмасагыз - юк, мин үзем хәзердән үк моннан чыкмыйча эфирлар алып бара башлар идем. Аннан, җитдиләнде: - Заман таләпләренә туры килә торган яңа студиянең зарурлыгы шиксез иде. Монда хәзер күп әйбер эшләргә була. Бу дәрәҗәдә җиһазланган студия Татарстанда бүтән юк. Монда музыкантлар, җырчыларны чакырып, «тере» концертлар да оештырырга була, гомумән, ниндидер коллектив эфирлар үткәрергә дә мөмкин.
Сүз уңаеннан шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, яңа студия дәүләттән бер тиен дә алмыйча, телерадиокомпаниянең реклама эшчәнлегеннән тупланган керем хисабына гына төзелгән.
Килгән журналистлар, кунаклар да шунда ук яңа студиядән туры эфирга чыгу мөмкинлеген сынап карадылар.
Алып баручы Айгөл Хәйруллинадан шыпырт кына: «Ничек соң монда эшләүләре?» - дип сорадым. «Чыннан да самолетта очкандай», - диде ул, минем кебек үк пышылдап. - Бер кереп утыргач, кайтып китәсе дә килми моннан».
Яңа студия ачылу радионың иҗади атмосферасына да шунда ук тәэсир ясаган бугай, чөнки бәйрәм булуга карамастан, бөтенесенең ниндидер идеялар белән бүлешеп, гәпләшеп торганын күрдем. Интернет заманасы булса да, бик күпләр өчен радио - көндәлек иптәш тә, киңәшче дә, дус та. «Болгар»ның тыңлаучылары саны көннән-көн арту да шуңа дәлил. Яңа студиядә уңышлы очышлар сезгә, «Болгар»лылар!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар