16+

«Боз» кузгалды: «Салават күпере» торак комплексында фатир ачкычларын мартта бирергә җыеналар

Үз куышың булу - зур бәхет. Социаль ипотека программасына бер кочак документлар җыеп тапшырганда да әнә шундый татлы хыяллар белән яна кеше. Әмма күпләребезгә, үз куышы булганчы, шактый катлаулы юллар аша узарга һәм берничә еллар көтәргә туры килә.

«Боз» кузгалды: «Салават күпере» торак комплексында фатир ачкычларын мартта бирергә җыеналар

Үз куышың булу - зур бәхет. Социаль ипотека программасына бер кочак документлар җыеп тапшырганда да әнә шундый татлы хыяллар белән яна кеше. Әмма күпләребезгә, үз куышы булганчы, шактый катлаулы юллар аша узарга һәм берничә еллар көтәргә туры килә.

Шулай да берничә ел дәвамында фатирларын көтә-көтә көтек булып хәлдән тайган халыкның, ниһаять, акрынлап кына булса да, быел өй туйлары уздырырга өметләре уяна башлады. Шушы көннәрдә социаль ипотека программасы кысаларында, 306 фатирлы чираттагы йорт төзелеп бетте. Әлеге йорт Казанның Идел буе районының Оренбург тракты урамында урнашкан. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хәбәр итте.

Хәзерге вакытта йөзгә якын гаилә фатир ачкычларын алган да инде. Фатирлы булу бәхетенә ирешкәннәр өчен бу зур бәйрәм, билгеле. Социаль ипотека программасында чиратта торучылар белән беррәттән, мондый бәхет Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол хатыннарына да тәтеде.

Исегезгә төшерәбез, ел башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, бүгенге көндә республикада социаль ипотека программасы нигезендә төзелеп килә торган иң эре һәм халыкта күп сораулар тудыр­ган «Салават күпере» торак комплексына барып, андагы эшләрнең барышы белән танышкан иде. Ул вакытта Президент, 10-13нче кварталларны карап, йортларны куллануга тапшыруны тизләтергә кирәк, дип белдерде. Шуннан соң берничә көн узуга ук, «Ак Таш» компания­се 102 фатирлы 13-4 йортын файдалануга тапшыруга рөхсәт тә алды.

Шушында ук Президент объектларда эшләүче кешеләрнең аз булуына карата да тәнкыйть сүзләре әйткән иде. Тәнкыйть кәнфит түгел, шуны истә тотып булса кирәк, 10 гыйнвардан соң «Салават күпере» торак комплексы объектларында эшләүче белгечләрнең саны дүрт тапкырга артты. Хәзерге вакытта биредәге йортларны төзүдә 2000 кеше эшли.

Шөкер, шушы көннәрдә дәүләт төзелеш күзәтчелеге «Ак Таш» төзелеш компаниясенең 255 фатирлы тагын 13-1 санлы йортын кабул итәргә тиешлеге дә киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булды. Шуннан соң ул файдаланышка тапшырылачак, дип хәбәр итә җитәкчеләр. «Салават күпере» торак комплексының чираттагы йортындагы фатир ачкычларын исә мартта бирергә тиешләр.

Гомумән алганда, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин китергән мәгълүматлар буенча быел, социаль ипотека программасы нигезендә, 534,1 мең квадрат метр торакны кулланылышка тапшыру планлаштырыла. Бу, 2016 ел белән чагыштырганда, 45 процентка күбрәк дигән сүз. Узган ел Балык Бистәсе, Апас, Сарман, Ютазы, Кайбыч, Чирмешән, Чистай, Питрәч, Лаеш, Тукай, Әтнә, Югары Ослан һәм Теләче районнары торак төзелеше буенча еллык планны тулысынча үтәгән.

Инде хәзер җитәкчеләрнең максат итеп куелган планнары тормышка ашсын да, фатир ачкычларын берничә ел дәвамында зарыгып көтеп алган халык үз куышларында тынычлык белән яшәсен иде, дип телисе генә кала.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading