Җәйнең яме, көзнең муллыгы - ишегалды тулы үрдәк, каз бәпкәләрендә, сары йомгак чебиләрдә.
Бүген авыл апалары ана каз ничә йомырка салыр да, ничә бәпкә чыгар икән дип көтеп тормый. Капка төбенә килгән машинадан җаны теләгән хәтле бәпкәне, чебине алалар да чирәмгә җибәрәләр. Әлбәттә, бар да акча җимеше. Мисал өчен, бер айлык бройлер чебиләрен 210-220 сумга саталар. «Челны-бройлер», «Акашева», Питрәч хәләл тавыкларының бер килосының 120-130 сум икәнлеген исәпкә алсак, 210 сумга чеби алган авыл апасын шәһәр халкы аңлап та бетермәскә мөмкин. Хәер аңласалар да, аңламасалар да, җавап бер: «үзең үстергәнгә җитәме соң?» Үстерү мәшәкатен кем уйлаган, үлмәсеннәр генә. Кызганыч, бәпкә, чебиләр, үз бәяләрен белеп бетермиләр, ахры, үләләр шул.
Ни өчен үләләр? Бу сорауга җавап эзләп, Татар төбәкара ветеринар лабораториясе белгече, ветврач-вирусолог Резеда Борһановага мөрәҗәгать иттек.
- Иң элек үзегез башкарган эш белән таныштырып үтсәгез иде, сезнең эш нәрсәдән гыйбарәт?
- Сезне кошчылык кызыксындыра икән, без дә әңгәмәне шушы юнәлештә дәвам итик. Лабораториягә дә нигез салынганда нәкъ менә кошчылык буенча эшләү күздә тотылганлыгын исәпкә алсак, бу бик урынлы булыр. Бүген без барлык кошчылык фабрикалары белән ныклы элемтәдә торабыз. Бер көнгә, ким дигәндә, 400 төрле проба алып, анализ ясыйбыз. Мониторинг ясау, вирусларның сәбәпләрен, кошларга ясалган вакциналарның нәтиҗәлелеген билгеләү - болар без башкарган эшләрнең бик азы гына. Кош-корт бар төрле авыруларга да тиз бирешә, вакытында чарасын күрмәсәң, күпләп үләләр. Килеп чыгу сәбәпләренә карап, авырулар вируслы яки инфекцион бактерияле булырга мөмкин. Эшемнең төп юнәлеше - иммунофермент анализы ясау. Санаулы сәгатьләрдә авыруның төрен билгелибез һәм әлеге очракта нәрсә эшләргә кирәклеген тәкъдим итәбез.
- Кошлар арасында кайсы авырулар киң таралган?
- Киң таралган авыруларның берсе - ньюкасла авыруы, аны башка төрле үләт (чума) дип тә йөртәләр. Әлеге авыру белән зарарланган кош-кортның 100 проценты да үлә. Билгеләре: чебиләр йокымсырап утыралар, эчләре китә, йоту рефлекслары югала, шуңа күрә томшыкларыннан гел су ага, бер якка янтаялар. Бу билгеләр күренүгә, авыру кошны аерырга, ояны дезинфекцияләргә кирәк. Еш очрый торган авыруларның тагын берсе - ларинготрахиет. Бу очракта кошлар авырдан сулыйлар, сулыш алганда, сызгырган кебек тавыш чыга. Бер айлык бәпкәләрне, чебешләрне сатуга чыгарганда, күпчелек вакытта вакцинация ясалган була, шуңа күрә алар нык булалар. Әлбәттә, бу бер айлык биби-чеби үлми дигән сүз түгел. Һәр очракны аерым карарга кирәк. Әйткәнемчә, кошлар арасында вирус тиз тарала. Ояларны чиста тотарга, авыру кошны тиз арада аерып ябарга кирәк. Үлү сәбәпләрен белергә телисез икән, безнең лабораториягә алып килә аласыз. Бу - түләүле хезмәт, шулай да кыйммәт димәс идем, лаборатория сайтында прайс белән танышырга була. Шәхси хуҗалыктагы егерме бәпкәнең икесе-өчесе үлсә дә, борчыласың, күпләп кош-корт асрый торган фермерлар аеруча авыл хәлдә калырга мөмкиннәр, бу очракта тиз арада чарасын күрергә ашыгырга кирәк. Лабораториядәге җиһазлар бик сизгер, аз гына тайпылышны да тотып алалар. Тәҗрибә уртаклашырга бик күп төбәкләргә, чит илләргә йөрибез, горурланып кайтам, безнең лабораториядә иң алдынгы җиһазлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар