16+

Бүләкләр уйнату, хәләл-маркет: Иске Татар бистәсендә Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр

Бәйрәм «Әл-Мәрҗани» мәчетендә коллектив намаз белән башланачак.

Бүләкләр уйнату, хәләл-маркет: Иске Татар бистәсендә Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр

Бәйрәм «Әл-Мәрҗани» мәчетендә коллектив намаз белән башланачак.

Иске Татар бистәсендә 10 нчы апрельдә Ураза гаете билгеләп үтеләчәк. Каюм Насыйри җәяүлеләр урамында татар эстрадасы йолдызлары концерты, хәләл-маркет, шулай ук бүләкләр уйнатылачак.

Ураза бәйрәме «Әл-Мәрҗани» мәчетендә 12:00 сәгатьтә җәмәгать намазыннан башлана. Төп бәйрәм чаралары 13:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр «Иске шәһәр» префектурасында.

Бәйрәм кунаклары өчен Мингол Галиев, Ильяс Халиков, Руслан Мәҗитов, АИДА, Дилә Нигъмәтуллина, Анзор Нәбиуллин, «Just Brass» тынлы бандасы һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Мәйданчыкта милли аксессуарлар ясау буенча мастер-класс узачак. Шулай ук хәләл-маркет һәм милли ризыклар белән фуд-корт оештырылачак.

Бәйрәмнең төп сәхнәсендә Казан кунакханәләренең берсендә ике кешелек номер уйнатылачак. «Ураза-бәйрәм» темасына ясалган рәсем өчен балаларга бүләкләр тапшырылачак, шулай ук нәни кунаклар ураза-квестта катнаша алачак.

Чараны «Иске шәһәр» префектурасы, Казанның «Әл-Мәрҗани» мәчете, шулай ук «Тарихи мохит» МБУ оештыра.

 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading