16+

Буйдаклар саны кимегән?!

Былтыр республиканың ЗАГС идарәсе һәм Фәннәр академиясенең Гаилә үзәге яңа проект башлаган иде.

Буйдаклар саны кимегән?!

Былтыр республиканың ЗАГС идарәсе һәм Фәннәр академиясенең Гаилә үзәге яңа проект башлаган иде.

Авылларда яшәүче өйләнмәгән ир-атларны барлау максатыннан, 20дән алып 60 яшькә кадәрге буйдак егетләргә анкета тутырттылар. Әлеге сораштыруларны Татарстанның 14 районында уздырдылар.

Проектның беренче нәтиҗә­ләре ел башында ук билгеле булса, хәзер менә сораштыру җавапларын тулысынча шәрехләргә мөмкин. Белгечләр буйдакларның җавапларыннан кайбер нәтиҗәләр ясаган. Проектның төп максатларының берсе авылда яшәүче буйдакларның өйләнмәү сәбәбен ачыклау иде, әмма, сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, хәл алай ук мөшкел түгел икән. 20-60 яшьлек 1300 ир-атның җавабын анализлаганнан соң шул ачыкланган: авылларда күп ир-ат өйләнгән, аларның эш урыннары, балалары бар. Дөрес, мондый көтелмәгән нәтиҗә бәлки буйдакларның сораштыруда махсус үзләрен гаиләле дип ялганлап күрсәтүләреннән килеп чыккандыр дигән фикер дә бар. Монысы инде мәсьәләнең икенче ягы. Ир-ат авылда төпләнеп калсын өчен, сораштыруда катнашучылар ышанычлы эш урыны, үз йортың булу, моның өчен социаль ипотека программасын җайга салу, авылларда юлларны төзекләндерү, спорт стадионнарын, мәдәният йортлары эшчәнлеген яхшыртырга кирәк дип саный. Фәннәр академиясенең Гаилә үзәге, гаиләдә ир-атларның дәрәҗәсен күтәрү максатында, махсус китап әзерли. Анда билгеле шәхесләрнең гаилә турында фикерләре тупланачак. Әлеге китаплар мәктәпләрдә дә өйрәнеләчәк икән.

Авыл җирендә 75,3 процент ир-ат өйләнгән.
Респондентларның 14 проценты гаиләсендә бер бала тәрбия­ли, 43,1 процентында - ике, 17,7 процентында - өч, 1,7 процентында дүрт бала исәпләнелә. Ә менә 22,5 процентында бала юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading