16+

“Быелгы кыш шәһәрнең дә, авылның да җанын ала”

Казанда кыш башыннан 1,2 миллион тонна кар чыгарылган, юлларда бозлавыклар хасил булмасын өчен 53,2 мең тонна тоз-ком катнашмасы һәм реагент сиптерелгән.

“Быелгы кыш шәһәрнең дә, авылның да җанын ала”

Казанда кыш башыннан 1,2 миллион тонна кар чыгарылган, юлларда бозлавыклар хасил булмасын өчен 53,2 мең тонна тоз-ком катнашмасы һәм реагент сиптерелгән.

Февральнең беренче көннәрендә генә дә башкалада айлык норманың яртысы күләмендә явым-төшем күзәтелгән. Җәмәгать транспорты хәрәкәтләнә торган урамнар юллары беренче чиратта җыештырыла. Шөкер, хәрәкәт туктап калуга ирек бирелми. Подрядчы оешмалар хәзер икенчел әһәмияттәге һәм квартал эче юлларын кардан чистартуга күченә бара.

Казанның “Шәһәрне төзекләндерү” (“Городское благоустройство”) муниципаль унитар предприятиесенең бер бригадасы Декабристлар урамындагы җәмәгать транспорты тукталышларын кардан чистарту белән мәшгуль. Әтнә районының Түбән Көек авылында туып үскән Мөдәрис Шакиров йөк машинасында кар чыгара. Машина йөртү стажы 30 елга якынлашкан.
– Бала чакларда капка биеклеге яуган карларны хәтерлим, ләкин, быелгы кар өй түбәсенә җитә башлады. Быелгы кыш шәһәрнең дә, авылның да җанын ала. Казанда көне-төне кар чыгарабыз,- ди Мөдәрис.

– Үзең ничә тонна кар чыгардың?- дип кызыксындым.

– Санап бармыйм шул, күп инде күп. Мин идарә иткән машина әрҗәсенә 30 тонна кар сыя, бер сменада 6-7 рейс ясыйм. Кыш башыннан меңләгән тонна кар җыеладыр, мәгәр. Безгә – йөк машиналарын йөртүчеләргә ярый әле, ә тракторчыларга читен. Юл читләренә, шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына җиңел автомобильләр куеп калдырыла. Алар кар җыештыру эшләренә комачаулык тудыра. Кайбер машиналар бөтенләй кар астында калган. Төнлә тракторчылар күрсен өчен, ул машиналарның хуҗалары транспорт чарасының өстендәге карны булса да сыпырып төшерсен иде инде,- дип борчылып әйтте Мөдәрис Шакиров.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading