16+

Быел россиялеләр күбрәк эшләп, ешрак авырый башлаган

2016 елда эшләүче россиялеләр ялга һәм командировкаларга сирәгрәк барганнар, шул ук вакытта аларның ешрак авыруы күзәтелә.

Быел россиялеләр күбрәк эшләп, ешрак авырый башлаган

2016 елда эшләүче россиялеләр ялга һәм командировкаларга сирәгрәк барганнар, шул ук вакытта аларның ешрак авыруы күзәтелә.

Бу өстәмә эшләр белән бәйле булырга тиеш. Былтыргы кыскартулардан соң эш калган хезмәткәрләр җилкәсенә төшә, дип хәбәр итә ТАСС экспертлар мәгълүматына сылтама белән.

2016 ел башыннан россиялеләр күп вакытларын эш урынында уздыра. 2015 елның шушы чоры белән чагыштырганда, беренче яртыеллыкта отпуск 0,3-1,9 көнгә кадәр, командировкалар 0,3-1,5 көнгә кыскарган. Әлеге мәгълүматларны Intercomp аутсорсинг компаниясе 110 компаниядәге 16 мең хезмәткәрне бүләкләү турындагы докуметларга нигезләнеп туплаган. Хезмәткәрләр Россиянең төрле төбәкләреннән, анда үзебездәге һәм Россиядәге чит ил оешмаларында эшләүчеләр мәгълүматлары да кергән.

Эшләүче Россия халкы хәзер ешрак авырый: бер ел эчендә (2015 елның шушы чоры белән чагыштырганда 2016 елның беренче яртыеллыгында) хезмәткәрләрнең эшкә чыкмаган көннәре 19,4 процентка арткан. Гыйнварда, апрель һәм майда (2016 ел) эшкә яраксызлык көннәре 2,4 тән 3,7 көнгә арткан. 2015 елның беренче яртыеллыгында хезмәткәрләр еш кына февральдә һәм июньдә (уртача 8 һәм 8,33 көн) чирләгән булсалар, 2016 елда исә эшкә яраксызлык көннәре һәр айда бер чама (уртача җиде көн) булган.

Экспертлар россиялеләр арасында чирләүчеләр санының ел фасылына карамастан күбәюен хезмәт урынындагы йөкләмәләрнең артуы сәбәпче дип саныйлар.

Татар информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading