16+

Чебеше түгел, йомыркасы юк әле аның

Көннәр язга авышты. Авыл халкы чебеш, каз, үрдәк бәбкәләре алу хәстәрен күрә башлады.

Чебеше түгел, йомыркасы юк әле аның

Көннәр язга авышты. Авыл халкы чебеш, каз, үрдәк бәбкәләре алу хәстәрен күрә башлады.

Йомырка һәм тавык итенең бәяләренә караганда, чебешләрнең хакы да артмый калмагандыр. Быел аларның бәяләре ничегрәк? Инкубация йомыркалары җитәме? Авыл уңганнарыннан шулар хакында сораштык.

Җитми
2023 елның гыйнвар-сентябрь айларында Россиягә читтән 14,5 мең тонна инкубация йомыркасы кертелгән. Алар иң күбе – 5 мең тоннасы Төркиядән. Буа районы фермеры Наил Гыйльметдинов та узган ел Төркиянең йомыркаларын сатып алган.

– Былтыр Төркия лирасы түбән, ә Россия акчасы тотрыклы булганга, аннан кергән йомыркаларның бәясе арзан иде, 26 сумга алдык. Чыгышлары да яхшы булды. Быел бәясе 69 сум, әмма анысын да табып булмый, диделәр. Үзебезнең Россия йомыркаларына егерме тартмага заказ биргән идем, әле сигезе генә килде. Икенче бер поставщикка шалтыраттым, ул да йомырка юк, диде. Инкубатор тулып бетми, тулы куәтенә эшләтә алмыйбыз, – ди Наил. 

Чит илдән кайтарту мөмкинлеге булган очракта да, аның тиз кайтуына шикләнә ул. Элек бер атнадан килеп җитсә, моннан ике ел элек унбиш көнгә сузылган булган.

– Юлда нинди шартларда кайтуын белмибез, шуңа да чыгышы начар, ә чебеш сыйфатсыз булырга мөмкин. Илле проценты гына чыкса, бер чеби 65 сум дип алсак, ул 130 сумга төшә булып чыга. Аннары үзебездә җитештерелгән йомыркаларга чит илнеке дип тамга сугып, кыйммәтрәк бәягә сатмагайлары дигән шик тә бар. Шулай ук бөтен кош фабрикаларыкы да сыйфатлы дип әйтеп булмый. Башкортстаннан, Владикавказдан кайтарылганнары бик ошамады. Мәскәүдән яңарак алып кайтып чыгарганнарының сыйфаты исә әйбәт булып чыкты, – ди Наил.  

Бушлай игъланнар сайтында да сак булырга кирәклекне искәртте ул. Хәзерге вакытта инкубация йомыркасы сатыла дигән игъланнар күбәйде, сораша торгач, мошенниклар дигән фикер туа, ди.  

Йомырканың бәясенә килгәндә, былтыр Россиянекеләр 23 сум булса, быел 55 сум. Чебешләрне узган ел 75 сумнан саткан, быел 100 сумнан. Моңа өстәп, катнаш азык та кыйммәтләнгән. Килограммы 32 сум торган азык хәзер 44 сум. Әмма кибеттәге тавык бәяләре дә арзан түгел, үзең үстергәне ышанычлы да, тәмле дә, арзанракка да чыга, ди Наил.

Үзләренә дә юк
Арчадан шәхси эшмәкәр Ленар Нигъмәтуллин да инкубация йомыркасына ихтыяҗ булуын әйтә.
– Үзебезнең кошчылык фабрикаларыннан сорап карадык, күбесе бөтенләй сатмый, үзебезгә дә юк, диләр. Икенчеләре, башта үзебезне тәэмин итәбез, артып калса гына сатабыз, диделәр. Шуңа да, нигездә, Мәскәүдәге арадашчылар аша чит ил йомыркаларын кайтартабыз. Бәяләре дә күпкә арткан. Сезон булгач, атна саен артып тора, – ди ул.

Шуның белән быел чебеш бәясе дә арткан. Халыкка бер көнлеген 100 сумга саталар. 

– Кыйммәтрәк дисәләр дә алалар. Бөтен нәрсәгә бәя артуын аңлыйлар, – ди Ленар.
Кукмара районының Балыклы авылыннан Шакировлар ел да бер тәүлеклек чебешләрне сатып алып, үзләре үстерәләр. Былтыр бер чебешне 80 сумга алган булсалар, быел 110 сумга төшкән. 

– Сезонга ике тапкыр 150шәрне алабыз. Беренче партиясен алып кайттык, сабан туена өлгерергә тиешләр. Чебештән тыш, казын да, үрдәген дә үстерәбез. Сатып алып ашаганыбыз юк, – ди Алсу. 

Ике тапкырга кыйммәт
Кайбыч районының Кошман авылыннан Рушан Сайранов чебешләр үстереп сата. Фермерның инкубаторы юк, әмма йомырканы үзе сатып алып, аңа инкубатордан чыгарып бирәләр. 

– Сыйфаты яхшы булганга күрә, нигездә, Венгриянекен яки Чехиянекен алырга тырышабыз. Безгә ул ике тапкырга кыйммәткәрәк төшә, әлбәттә, әмма чыгышы – 90 процент, чебешләр дә әйбәт кенә үсеп китә. Клиентларның да канәгать булуы мөһим, – Рушан.

Чебеш сатып алган халыкка, субсидия алу өчен, документ кирәк. Рәсми эшләүчеләргә шуның белән таләпләр дә катгыйлана. Рушан әйтүенчә, кече фермер хуҗалыкларына хәзер холдинглар алдында торган таләпләр куела. 

– Безгә дә, эре предприятиеләргә дә бер үк таләпләр. Куркыныч авырулар килеп чыгуны булдырмау максатыннан икәнлеген аңлыйбыз, аларны үтәү беренче чиратта безнең үзебез өчен кирәк. Анысы аңлашыла. Әмма моңа зур суммада акча таләп ителә. Кимчелекләрне бер көндә генә бетереп булмый. Вакыт та кирәк. Шуның белән рәсми рәвештә эш алып бару катлаулана, – ди Рушан.

Бройлер үстерү серләре
Алсу Шакирова:
– Өч атнага кадәр бер тәүлеклек чебешләр өчен махсус катнаш азык ашатабыз. Өч көн суларына витамин, аннары антибиотик салып эчертәбез. Үсә төшкәч, кукуруз, борчак, арпа, бодайны тегермәндә тарттырып, катнаш азыкны үзебез эшлибез. Шуңа акбур да кушабыз. Пешкән бәрәңге изеп бирәбез. Аяклары бетмәсен өчен азыкларына калций глюконат кушабыз. 

 

Фото: freepik.com 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading