16+

Чектагы бәя белән киштәдәгесе туры килми икән

Сатып алучы судка мөрәҗәгать итәргә һәм сатучыны административ җаваплылыкка тартуны сорарга хокуклы.

Чектагы бәя белән киштәдәгесе туры килми икән

Сатып алучы судка мөрәҗәгать итәргә һәм сатучыны административ җаваплылыкка тартуны сорарга хокуклы.

Кайбер очракта, кибет киштәсендәге бәя белән кассада алынган чектагы бәяләр тәңгәл килми.  “Сатып алучы һәрвакыт хаклы” дигән гыйбарә дә һәрчак эшләмәскә мөмкин. Гадәттә сатучылар барыбер күбрәк бәяне түләтү яклы. Мондый хәл килеп чыкты икән, сатып алучыга нәрсә эшләргә?

Закон нигезендә, сатучы сатып алучыга үз вакытында һәм аңлаешлы итеп бәяләр хакында мәгълүматны җиткерергә тиеш.
Товарның бәясе берсүзсез күрсәтелгән булуы шарт һәм сатып алучы сату киштәсендә күрсәтелгән бәя буенча түләргә тиеш.  Чектагы бәя белән киштәдәгесе туры килми икән, беренче чиратта кибет киштәсендә күрсәтелгән бәяне фотога төшереп алырга киңәш ителә. Бу, сатучы белән бәхәс килеп чыккан очракта, үзегезнең хаклы булуыгызны дәлилләү өчен кирәк.

Шуннан соң, шаһитлар каршында сатучыны чакырырга һәм бәяләрнең тәңгәл булмавын искәртү зарур.
Кассирдан товарны тәкъдим итүчене чакыруны сорарга һәм дәгъвагызны белдерергә дә онытмагыз. Телдән әйтелгән дәгъваны кабул итмиләр икән, моны язма формада эшләргә кирәк. Дәгъвада бәяләр арасындагы аерманы кире кайтарырга яисә тиешле вакыт аралыгында сату-алу килешүеннән баш тартып, товар өчен түләнелгән акчаны кире кайтаруны таләп итә аласыз.

Сатучы дәгъваны канәгатьләндерми икән, ул чагында сатып алучы судка мөрәҗәгать итәргә һәм сатучыны административ җаваплылыкка тартуны сорарга хокуклы. Шулай ук аның бәяләрдәге аерманы яисә товар өчен түләнелгән акчаны кайтарып бирергә сорарга тулы хокукы бар. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading