16+

Чәчәк сатып милләткә хезмәт итеп буламы?

«Милли» чәчәкләр студиясенә юл алганда, минем башымда бер генә уй иде: чәчәкләрнең милләте буламыни?

Чәчәк сатып милләткә хезмәт итеп буламы?

«Милли» чәчәкләр студиясенә юл алганда, минем башымда бер генә уй иде: чәчәкләрнең милләте буламыни?

Студия бусагасыннан атлап керүгә, соравыма җавабын да таптым. Флорист кызлар Гөлнар Фәйзрахманова белән Диләрә Гадиеваның ягымлы итеп татарча исәнләшүләреннән үк, чәчәкләрдән битәр, борыныма милли «ис» килеп бәрелде.

Күземә идәндә торган самавыр, киштәләрдә та­тарча теләкләр язылган бәйрәм открыткалары да чалынып китте. Кызлар мәтрүшкәле чәй эчәргә тәкъдим иткәч тә, студия­нең чынлап та үз милли йөзе бар икәнлегенә тәмам ышандым. Чәчәкләргә килгәндә, бәйләмнәрне биредә милли бизәкләр төшерелгән дизайн тасмалар белән бизиләр, тик шулай да өстенлекне татарлар милли орнамент итеп кулланырга яраткан лалә чәчәкләренә бирәләр икән.

- Чәчәкләр милли буламыни дип еш сорыйлар бездән. Әлбәттә, юк. Студиянең исеме милләтебез өчен хезмәт итәсе килү идеясеннән килеп чыкты. Казанда татар телендә хезмәт күрсәтә торган, шуның өстенә милли дизайн белән эшләнгән салоннар юк. Аның татарларның элек кайнап торган урыны - элеккеге милли сәүдә үзәге саналган Печән базарында урнашкан булуын, янәшәдә генә мәчетләр, мәдрәсә, мөселман киемнәре сатыла торган кибетләр дә барлыгын истә тотсак, студиябезнең исеме үзен тулысынча аклый, - ди Гөлнар.

Чәчәкләр салонында, гадәттә, котлау открыткаларын фәкать рус телендә генә күрергә була. Ә биредә барысы да үз телебездә. Кызлар аларның бизәлешен дә үзләре уйлап чыгара. Никахка чакыру кәгазьләрен, мөселман бәйрәмнәре бе­лән котлап язылган открыткаларны халык бик яратып ала, ди кызлар. «Туган көнең белән» дип татарча язылган открыткаларны башка җирдә дә күрергә була анысы. Монда исә бәйрәм хуҗасының исеме язылган открыткага кадәр эшләп бирәләр. Чәчәк алып китү белән генә канәгатьләнмәгән клиентларга шулай ук милли тематикалы кул эшләнмәләрен дә тәкъдим итәләр.

- Аларны да шул ук милли җанлы егет-кызлар эшли, без иҗатларын күрсәтү, эшләрен сату өчен үзенә күрә бер мәйданчык та булып торабыз, - ди Гөлнар.
Милләтеңә менә шушы флорист кызлар сыман гап-гади чәчәк бәйләмнәре сатып та хез­мәт итәргә була икән бит...


«Милли» студиясе флористларыннан киңәшләр

Бүләк итеп бирелгән чәчәк­ләрнең озак итеп куандырып утыруларын кем генә теләми? Киңәшләребез сезгә файдалы булыр дип уйлыйбыз.

Чәчәк бәйләмен пленкага төреп алып килсәләр, аны салдырырга кирәк. Ул юлда килгәндә генә кулланыла. Чәчәк бәйләме декоратив кәгазь яки каркаста булса, аларны салдырасы түгел - ул чәчәкләргә өстәмә ямь кертә.

Суга чәчәкләрне тукландыра торган махсус «Crysal» дигән порошок өстәсәгез, чәчәкләрегез озаграк сакланыр. Ә аш серкәсе, анальгин төймәсе, аракы, спирт hәм башка халык уйлап чыгарган киңәшләр файдалы түгел! Әлеге порошок булмаган очракта, суны ике көнгә бер алмаштырыгыз, сабакларын кисеп торыгыз.

Чәчәкләрне суга утыртканчы, сабакларын 2-3 сантиметрга кыскартыгыз. Вазадагы су салкын булсын. Суны күп тутырмагыз, сабакларга гына түгел, яфракларга ук тиеп торса, алар череп, суны тиз боза.

Чәчәк бәйләмнәрен җылыту җайланмалары янында тотмагыз, аларга салкын һава күбрәк килешә.

Чәчәк бәйләмнәрен шулай ук җиләк-җимеш янында тотарга ярамый, чөнки алардан чыккан этилен газы чәчәкләр өчен бик зарарлы.

Безнең киңәшләрне тотсагыз, чәчәк бәйләмнәре сезне озаграк сөендерер!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading