16+

Чернобыль фаҗигасе шаһиты Зөфәр Җамалетдинов: «Еллар үткән саен атом афәтен җиңүдә катнашканнарга игътибар азрак»

Чернобыль. Татарчага кара чынбарлык дип тәрҗемә ителә (исемнәрнең хикмәтенә ышанмас җиреңнән ышанырсың). Нәкъ утыз ел элек, 1986 елның 26 апрелендә, Чернобыль АЭСының 4нче блогындагы шартлау илебез тарихына иң кара чынбарлык булып язылды. Ул шул төбәктә яшәүчеләрнең генә түгел, бик күпләрнең яшәү рәвешләрен, язмышларын үзгәртте. Бәйдән ычкынган атом белән көрәшкә бөтен...

Чернобыль фаҗигасе шаһиты Зөфәр Җамалетдинов: «Еллар үткән саен атом афәтен җиңүдә катнашканнарга игътибар азрак»

Чернобыль. Татарчага кара чынбарлык дип тәрҗемә ителә (исемнәрнең хикмәтенә ышанмас җиреңнән ышанырсың). Нәкъ утыз ел элек, 1986 елның 26 апрелендә, Чернобыль АЭСының 4нче блогындагы шартлау илебез тарихына иң кара чынбарлык булып язылды. Ул шул төбәктә яшәүчеләрнең генә түгел, бик күпләрнең яшәү рәвешләрен, язмышларын үзгәртте. Бәйдән ычкынган атом белән көрәшкә бөтен...

Мәскәү янындагы бер шәһәрчектә тыныч кына яшәп, эшләп, балалар үстереп ятканда, аны май башында хәрби комиссариатка чакыртып алалар һәм юлга җыенырга кушалар. Зөфәр абый Чернобыль белән шулай таныша. Бу 1988 елның 4 мае була, фаҗигадән соң нәкъ ике ел үткән. Моңарчы фантастик киноларда гына күргән күренеш - бер кеше яшәми торган җансыз Припять каласы каршы ала аларны. Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган белгечне монда да батальонның финанс бүлеге начальнигы итеп куялар. Батальонның эше түбәндәгедән гыйбарәт була. Дүртенче блок реакторындагы көчле янгынны сүндергәндә, башка блокларның бүлмәләре, подваллары да су астында кала. Бик нык радиацияле бу суны суыртып алган булганнар инде, ләкин ул торган бүлмә диварлары зарарланып калган. Шушы стеналарны 2 см калынлыгында кырып, зарарлы катламны машиналарга төяп чыгару бурычы куелган аларга. Ә инде кырылган стеналарга 1 см калынлыгындагы кургаш пластинкалар беркетергә, аннары аларны бетон блоклар белән томалап куярга кирәк. Бу бер дә җиңел эш түгел. Стеналарны кырганда чык­кан тузан эченнән берни дә күренми. Эш башлаганчы башта дозиметрист әйләнә-тирәнең радиация дәрәҗәсен билгели. Шуннан соң гына ун солдат эш урынына керә. Алар бу зарарланган бүлмәдә бары 5-15 минут кына эшлиләр, аннары киемнәрен чистартуга салып калдырып, контроль пункт аша узып, кире казармага кайтып китәләр. Законнар, сугыш чорындагы шикелле, бик кырыс. Авызга бер тамчы спиртлы эчемлек салырга ярамый. Кызыл шәраб радиация алган кешеләргә файдалы икән дип, Үзбәкстаннан мичкәләп «Кагор» кайтканын соңыннан гына беләләр алар.

Бер караганда, әллә ни зур зыян да килгән кебек түгел, чөнки барлык корылмалар да исән диярлек, җимереклекләр бик аз. Алар килгәндә, дүртенче блокка бетон күлмәк - саркофаг та кидерелгән була инде. Халык та, ничектер, тынычланып калган кебек. Хәтта кайбер тирә-күрше авылларда карт-коры: «Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл», - дип, беркая да китмичә, мал-туар асрап, үлемен якынайтып ята. Ләкин алар асраган сыерның сөтен эчәргә дә, август аенда өлгергән җимешләрдән авыз итәргә дә, күлләрдә балык тотарга да ярамый. Шушы тыюлар аларга гадәти булмаган җирдә - зонада икәнне оныттырмый да инде. Хәер, бик теләсәләр дә, оныта алмыйлар, табигать үзе фаҗиганең коточкыч булганын искәртеп, әйләнә-тирәне бик нык үзгәртә. Баш очыннан бомбардировщик самолетлары тавышы чыгарып, алагаем зур май коңгызлары оча. Май аенда бар нәрсә яшәрергә тиеш булса да, агачларның яфраклары көрән төстә, кибеп, куырылып беткән. Бер агач һич кенә дә исеннән чыкмый Зөфәр абыйның. Ул аны фотога да төшерә, хәзер дә еш кына шул сурәтне кулына алып, оныкларына күрсәтә. Бөек Ватан сугышында фашистларның ерткычлыгын күргән (аның ботакларына партизаннарны асканнар), пулялар белән чәрдәкләнгән кәкре-бөкре зәгыйфь агачка Чернобыль атом фаҗигасенең шаһиты булыр­га да туры килгән. Ул яфрак та ярмый, ди инде. Бары тик кешеләрне уяурак булырга чакырып, аларны ярлыкавын сорагандай, ботак-кулларын күккә сузып, табигать һәйкәле булып тора икән.

Нәкъ өч айдан Зөфәр абыйларны өйләренә кайтарып җибәрәләр. Кайткач та, «ликвидаторлар» дип йөртә башлыйлар. Әлеге фаҗиганең бер юбилеена медаль белән дә бүләклиләр. Ләкин Украинадан нинди «бүләк» белән кайтуларын алар соңрак, бергә хезмәт иткән иптәшләре бер-бер артлы дөнья белән хушлаша башлагач кына аңлыйлар. Инде аларның яртысы бакыйлыкта.

- Элегрәк бу атом афәтен җиңүдә катнашканнарга игътибар зуррак иде, ел саен медицина тикшерүе уза идек, шифаханәләргә бушлай юлламалар бирәләр иде. Хәзер, еллар үткән саен, игътибар азрак. Югыйсә киресенчә булырга тиеш кебек. Безнең ­кебекләрнең саны елдан-ел кими - кеше организмына кергән атом нурлары тик кенә ятмый, катлаулы чирләр ­китереп чыгара. Ә безгә дөньядан китеп бетәргә ярамый. Атомның кешелеккә нинди зур куркыныч китергәнен үз күзләребез белән күргән шаһитлар ич без. Без булмасак, бу кара чынбарлык хакында кем сөйләр аннары? - диде Зөфәр абый саубуллашканда, моңсу гына итеп...

РS. Зөфәр абый Җамалетдинов белән очрашыр алдыннан, мин язучы Әсгать Сәлахның «Соңгы вальс» дигән повестен укып чыктым. Анда да Чернобыль фаҗигасе турында бик тәфсилләп сурәтләнгән. Бу повесть миңа әлеге язманы язарга да ярдәм итте. Авторга рәхмәт.


Бөек Ватан сугышын күргән бу агач Чернобыль фаҗигасе шаһиты да булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading