16+

Чимал сөтнең бәясе төшкәндә, кибеттәгенеке ник төшми?

Бүгенге көндә республиканы сөт базарындагы вазгыять борчый. Татарстан Россиядә иң эре сөт җитештерүче булып тора һәм шуның белән сөт базарындагы бәяләр дә безгә бик нык тәэсир итә. 

Чимал сөтнең бәясе төшкәндә, кибеттәгенеке ник төшми?

Бүгенге көндә республиканы сөт базарындагы вазгыять борчый. Татарстан Россиядә иң эре сөт җитештерүче булып тора һәм шуның белән сөт базарындагы бәяләр дә безгә бик нык тәэсир итә. 

Бәя төшкәч, керем дә кими
Шушы көннәрдә телдән төшми торган сөт бәясенә кагылышлы борчу турында Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында да сөйләштеләр.  

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр иткәнчә, беренче квартал уртасыннан чимал сөтне сатып алу бәяләренең шактый кимүе күзәтелә. 
–    Республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре март аенда 132,3 мең тонна сөт саткан, узган ел белән чагыштырганда бу 16,1 мең тоннага артыграк, әмма шул ук вакытта 205 миллион сумга кимрәк табыш алганнар. Сату күләме арту хисабына өстәмә рәвештә 560 миллион сум керем алынган, тик сату бәясе төшү сәбәпле, 765 миллион сум акчаны югалтканнар, – дип сөйләде министр урынбасары.

2021-2022 елларда сөткә бәяләр яхшы булганлыктан, 32,6 мең баш сыерга исәпләнгән 44 яңа объект сафка бастырылган булган һәм бу сөт җитештерүне 91 мең тоннага арттырырга мөмкинлек биргән. Әмма бәя төшкәнгә, сөт терлекчелегенә кертергә планлаштырылган инвестицияләрнең кимү куркынычы бар. Шуның белән бәйле рәвештә, 18 апрельдән республиканың биш зонасында семинар-киңәшмәләр уздыру планлаштырыла. 

Март ахырында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында сатылган 1 килограмм сөткә субсидияләр бирелгән анысы. Сатылган 1 килограмм сөтнең уртача ставкасы, арту коэффициентларын исәпкә алып, 5 сум 83 тиенне тәшкил иткән.

Утырышта катнашучыларның Наил Залаковка сораулары шактый булып чыкты. Иң беренче чиратта аларда чимал сөтнең бәясе төшкәндә, кибетләрдә сатыла торганының бәясе кимемәве сорау тудыра. Аңа җавап итеп, Залаков, бу сорауның аңа түгел, ә сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына кагылуын әйтте. 

Сыерларны ит комбинатына тапшырмас өчен, министрлык нәрсә эшләргә җыена дигән сорауга, җитештерүчеләр 1,2 миллиард сумлык дәүләт ярдәме алды, диде. Шул ук вакытта шәхси хуҗалыкларда терлекләр саны кимү ихтималы барлыгын да атады. 

Ихтыяҗ кимеде
Сүзгә Татарстан Сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов та кушылды. Аның сүзләренчә, кибетләрдәге кулланучыга барып җиткән сөт һәм сөт продукциясенә 50дән 100 процентка кадәр өстәмә хак куела.  

–  Мондый бәя белән продукциягә ихтыяҗ да кими. Узган ел һәм быелның башында ихтыяҗ арту күренми. Ачыктан-ачык әйтәм, куллану 1-1,5 процентка кимеде. Аннары башка төр продуктка күчү күзәтелә. Әйтик, бер килограмм дуңгыз ите 200 сум тора, ә сыр 1 мең ди, кайсы продуктны сайлаулары монда инде аңлашыла, – ди ул. 

Авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм итү өчен өстәмә субсидияләр биррегә тәкъдим итте. 2018 елны моңа охшаш хәл булган иде, ул вакытта республика җитештерүчеләргә булыша алды, диде Пирогов.

Сыер – укроп та, петрушка да түгел
Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев сөт базарындагы вазгыятьне аны күпләп җитештерүдән түгел, Белоруссиядән кертелә торган сөтнең күләме артуда күрүен җиткерде.  

– Барлыкка килгән проблеманың сәбәбе – безнең базарны тутыруда. Үзләренең бизнес-планнарын төзегәндә, фермер хуҗалыклары Россиядә булган күләмне истә тотып төзиләр бит, – диде ул.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе урынбасары Таһир Хадиев та, аның сүзен куәтләп, “бүген безгә Белоруссиядән сөт продукциясе күпләп кертелә дип дөрес әйтәсез. Алар бәяне 20 процентка төшерделәр. Шул ук вакытта кибетләрдә барысы да күтәрелде” диде. Кул кушырып утырмыйча, федераль үзәккә, Дәүләт Думасына, Россия хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәклегенә дә басым ясады. 

– Товар җитештерүчеләрне якларга кирәк. Сыер ул – укроп та, петрушка да түгел. Аны үстерү өчен өч ел кирәк. Хуҗалыктан чыгып киткән икән, ул инде кире кайтмый. Бигрәк тә шәхси хуҗалыктан, – диде Таһир Һадиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading