Республика ресурс үзәге үткәргән конкурста “Будет чисто” төбәк яшьләр җәмәгать оешмасының “ЭКОмәдәният” проекты җиңү яулаган. Грант акчасына яшьләр арасында экологиягә караган интеллектуаль уеннар турниры үткәрү планлаштырыла. Татарстанның Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгы грантын А. И. Щеповских исемендәге тирә-юнь мохитне саклауга теләктәшлек төбәк җәмәгать фонды откан. Алар әлеге акчага “Здравушка” тернәкләндерү үзәгенә табигать авазлары, кошлар сайравы чыгара торган галокамера куйган.
— Җәмәгать оешмалары республика грантларыннан тыш, федераль программаларда да катнаша ала. Президент грантлары фонды ел саен субсидияләр алуга 2 конкурс оештыра. Россия Президенты грантын “Будет чисто” республика яшьләр хәрәкәте дә алуга иреште,- диде Егор Тарнавский.
Комментарийлар
0
0
Ризэлэ
0
0