16+

Чистайда күргәннәрем

Үзем өчен яңа шәһәр ачтым. Чистай миңа атаклы сәгать заводы, су исәпләгечләре белән генә таныш иде. Ә анда исә туристлар өчен бик күп кызыклы мәдәни-тарихи объектлар эшләп килә икән. Чистайны «Мәдәни Афина» дип йөртүләрен монда килгәч кенә ишетеп белдем. Биредә 144 мәдәни мирас объекты, 250 археология һәйкәле бар. Сакланып калган...

Чистайда күргәннәрем

Үзем өчен яңа шәһәр ачтым. Чистай миңа атаклы сәгать заводы, су исәпләгечләре белән генә таныш иде. Ә анда исә туристлар өчен бик күп кызыклы мәдәни-тарихи объектлар эшләп килә икән. Чистайны «Мәдәни Афина» дип йөртүләрен монда килгәч кенә ишетеп белдем. Биредә 144 мәдәни мирас объекты, 250 археология һәйкәле бар. Сакланып калган...

Музейлар
Бөек Ватан сугышы елларында бирегә Советлар Союзының үзәк һәм көнбатыш өлкәләрендә яшәүчеләр һәм бик күп сәнәгать предприятиеләре эвакуацияләнә. Шәһәр халкы саны ике тапкырга артып китә. 1941-1943 елларда бирегә 200дән артык язучы һәм мәдәният эшлеклесе эвакуацияләнгән. Шул рәвешле Совет язучылары берлеге бүлеге ачылган. Чистайдагы Әдәби фонд интернатында 500ләп язучы баласы, шул исәптән Тимур Гайдар, Алеша Баталов, Игорь Можейколар яшәгән. Биредә Борис Пастернак, Леонид Леонов, Анна Ахматова, Константин Тренев, Николай Асеев, Михаил Исаковский, Константин Федин, Мария Петровых, Александр Гладков, Александр Фадеев һәм башка тагын бик күп язучылар дөнья һәм рус әдәбиятының алтын фондына кергән әсәрләр язган. Чистайда Борис Пастернак үзенең атаклы «Доктор Живаго» романын яза башлаган, Шекспирны тәрҗемә иткән.

Язучы Борис Пастернакның нибары ике музее бар. Аларның иң беренчесе Чистайда ачылган. Музей директоры Любовь Демченко сүзләренә караганда, биредә ел саен ун мең турист булып китә.
- Канададан килгән бер фермер, музейга килеп керүгә үк, елый башлады. Без гаиләбез белән «Доктор Живаго» киносын яратабыз. Пастернакның үз телендә язган романын укыр өчен, мин махсус рус телен өйрәндем дип сөйләде ул безгә. Рус әдәбиятын яратучылар бирегә керми калмый, - ди ул.

Борис Леонидовичның музее ул яшәгән йортта ачылган. Монда аның үзе киеп йөргән итеге һәм пәлтәсе саклана. Кара постау пәлтә 1940 елларда язучының икенче хатыны Зинаида Николаевна үгетләгәч кенә тегелгән. Музей коллекциясен җыю һәм аны тулыландыру белән актив рәвештә язучының улы һәм килене шөгыльләнгән. 2015 елда музейдан ерак түгел урнашкан бакча эченә Пастернакның һәйкәле куелган.

Шәһәр тарихы музее 1921 елда оешкан һәм атаклы сәүдәгәр Алексей Подуруев йортында урнашкан. Биредә туристлар өчен кызыклы булган экспонатлар шактый, аларның кайберләре:
1966 елда Җүкәтау шәһәре урынында табылган көмеш акчалар хәзинәсе.

Рубин төсендәге ташлар белән бизәлгән Коръән савыты.

Варшаваның атаклы Фраже фабрикасында эшләнгән самавыр ТАССРның атаклы табибы Самуил Самойлов гаиләсендә кулланылган.

1902 һәм 1909 елда эшләнгән агач велосипедлар. Аларны Чистопольские Выселки авылы кешесе Николай Мельников эшләгән. Беренче велосипед йөрергә җайсыз булганлыктан, бөтенләй кулланылмаган. Ә икенчесендә Николай Мельников егерме елдан артык йөргән.

122 төр кош йомыркасы. Ул музейга нигез салган натуралист һәм археолог Александр Буличның шәхси коллекциясендә сакланган булган.

Шәһәр тарихы музеенда узган ел 40 мең турист булган.

Туристлар өчен «Укытучы йорты» мемориаль музее да ачык. Музей урнашкан бинада Бөек Ватан сугышы елларында Язучылар берлеге бүлеге эшли. Кайбер язучылар берлеккә нәкъ менә шушында кабул ителгән. Укытучы йортының актлар залында пьесалар да сәхнәләштерелгән.

Чистайда күптән түгел генә Музей-күргәзмә комплексы ачылган, ул Бөек Ватан сугышына багышлана. Киләчәктә биредә «Минем бәхетле балачагым» дигән совет заманы уенчыклары күргәзмәсен ачу ниятләнелә.

Чистайның Яуширмә авылында Гаяз Исхакый музее эшли. Язучы туган йорт сакланмаган, шуңа да аның музее сәүдәгәр Сәйфетдин йортында урнашкан. Биредә 3000гә якын экспонат саклана.

Музейларның барысы да шәһәрнең тарихи өлешендә урнашкан. Алар янәшәсендә үк аерым бинада Музей сувенирлар салонын да ачканнар. Ул шулай ук сәүдәгәр Михаил Мельников йортында урнашкан. Туристларга биредә ике меңнән артык төрдәге сувенир продукциясе тәкъдим ителә. Шунда ук атаклы Чистай сәгать заводы продукциясе дә бар. Сатучыларның сүзләренә караганда, кунаклар «Командирские» и «Амфибия» маркалары сәгатьләрен яратып ала. Кварц һәм механик сәгатьләрнең бәяләре - 850 сумнан 5 мең сумга кадәр. Шунысын да истә тотарга кирәк: монда акча карточка белән кабул ителми.

Музейларга керү бәяләре: балаларга - 100, олыларга - 150 сум.

Музейлар саны артачак
Киләчәктә Чистайда Сәяси репрессия корбаннары музее ачарга уйлыйлар. ХIХ гасыр уртасында төзелгән Чистай төрмәсендә бөтен дөньяга танылган совет диссидентлары да утырып чыккан. 1978-80нче елларда Мәскәүдә Олимпиада уздырыр алдыннан, зур чараны үткәрергә комачаулый күрмәсеннәр дип, сәяси тоткыннарны кая да булса урнаштырып тору җаен эзли башлаганнар. Эзли торгач, Чистай төрмәсенә тукталганнар. Шул рәвешле сәяси тоткыннардан торган зур этап Чистай төрмәсенә китерелә.

Киләчәктә Чистайда атаклы рус химигы Александр Бутлеров һәм сәүдәгәрләр музеен ачарга җыеналар.


Иң борынгы мәчет
Казандагы кебек, биредә дә Иске Татар бистәсе бар. Анда республиканың иң борынгы мәчетләренең берсе - 1817 елда салынган «Нур» мәчете эшләп килә. Мәчетнең имам хатибы Мөхәммәт Кыямов сүзләренчә, «Мәрҗани» мәчете кебек үк, аның ишекләре беркайчан да ябылып тормаган.

- Монда ярты гасыр имам булып Мөхәммәтзакир Мөхәммәткамалов эшләгән. Әлеге татар сәүдәгәре турында Россиядә генә түгел, Европада да ишетеп белгәннәр. Дин әһеле дә, укытучы да, мәгърифәтче дә булган Мөхәммәтзакир Мөхәммәткамаловның Коръәнне яхшы белүе дә билгеле. Ул ачкан «Камалия» мәдрәсәсендә Ризаэддин Фәхреддинов, Фатих Кәрими, Галиәскар Гафуров-Чыгтай һәм Гаяз Исхакый укыган. Сәүдәгәр төзеткән «Әмирхания» кызлар мәдрәсәсендә Габдулла Тукайның мәхәббәте Зәйтүнә Мәүлүдова белем алган, - дип сөйләде ул безгә.

200 еллык тарихында мәчет өч тапкыр янган.

«Нур» мәчетеннән читтә композитор Софья Гобәйдуллина туган йорт тора. Шунда ук «Аеклык трактиры» исеме алган бина урнашкан. Биредә чәй һәм баллы ризыклар гына тәкъдим ителгән. Сугыш елларында Иске Татар бистәсендә безгә Кир Булычёв тәхәллүсе белән билгеле булган язучы-фантаст Игорь Можейко да яшәп алган. Аның әнисе монда авиадесант мәктәбе директоры булып эшләгән.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мәкаләгезне урыс тарихы белән башлап, татар тарихына бик аз урын биргәнсез. Укыган кешенең башында бу шәһәр электән рус төбәге булып сакланып кала.

    Мөһим

    loading