Чын тәмле майның бәясе күпме булырга тиеш дип уйлыйсыз? Без дә белми идек, белгечләр әйтте: яхшы майның килограммы, логистика, үлчәп төрүне һәм башка чыгымнарны исәпкә алганда, уртача 667 сум торырга тиеш.
Ә кибетләрдә аның 250 сумлыгы да бар ди. Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре китергән мәгълүматларга караганда, 2017 елда сатудагы майның 47 проценты фальсификацияле дип табылган. 2020 елда – 24 проценты, 2021дә – 23 проценты. Быел тикшерелгән үрнәкләрнең 24 проценты ялган булып чыккан.
Бу юлы Дәүләт алкоголь инспекциясендә узган дегустация вакытында экспертлар, сәүдә үзәкләре һәм май җитештерүче предприятиеләр вәкилләре халык арасында иң популяр саналган “Крестьянское” маеның унбиш төрен тикшереп карады. Майны Казаннан гына түгел, республика шәһәрләре һәм районнарыннан да җыйганнар. Алар арасында фермер хуҗалыгы җитештергән май да бар иде.
Май кисәкләренең һәрберсенә аерым бер сан куелган. Экспертлар аларның тәмен, исен, төсен һәм тыгызлыгын тикшереп, баллар куйды. Соңыннан нәтиҗә чыгарылып, иң яхшыларын һәм стандартка туры килмәгәннәрен игълан иттеләр. Соңгылары турында күзәтчелек органнарына хәбәр итәчәкләр. Гадәттә, сәүдә үзәкләре мондый май китерүчеләр белән килешүләрне өзә, диделәр белгечләр.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова сүзләренчә, сыйфатлы майны ялганыннан аерып алу көннән-көн кыенлаша бара икән. Шулай да ул сатып алучыларга берничә киңәшен җиткерде.
– Суыткычта катырылган май кискәндә кителеп китсә, сыйфатлы дигән сүз. Андый май тиз генә эреп тә китә. Әгәр дә һаман да тыгыз булып катыланып торса, пальма мае кушылган була, чөнки аны катырып кушалар. Йә булмаса җылы суга салып карагыз, чыны тиз эреячәк. Табада кыздырганда исенә игътибар итегез, чын майдан сөт өсте исе чыга. Төсе артык сары булса, буягыч кушылган дигән сүз. Май фольгага төрелгән булырга тиеш, ул майны озаграк сакларга булыша, – ди белгеч.
Һәм, әлбәттә, бәясенә дә карарга кирәк. Экспертлар тикшерү өчен сатып алган майларның сыйфаты начар дип табылганнарының килограммы 250-300 сум гына торуын билгеләп үтте. Чынлыкта майның килограммы кимендә 500 сум булырга тиеш ди.
Ялган майлар күбесенчә Мәскәү өлкәсе, Ульяновск, Самара, Екатеринбюург, Түбән Новгородтан китерелә икән.
Тагын шундый тенденция бар: май җитештерүчеләр үзләренең продукцияләрен үз төбәкләрендә сатуның зур җаваплылык икәнен белә һәм начар чыккан майны чит төбәккә чыгарырга тырыша. Чылбыр озыная баргач, безне эзләүче буламячак дип өметләнә алар. Ә әйбәт майны үзләрендә саталар. Ялган майлар төргәктәгесенә караганда үлчәп сатыла торганында күбрәк була, чөнки аны җитештерүчене табу авыррак. Кәгазе булмагач, ярлыгына башка җитештерүче исемен дә куярга мөмкиннәр, – дип тә кисәтте Розалия Арсланова.
Иң кызганычы – сыйфатлы май җитештерүчеләр, арзанлы ялган майлар җитештерүчеләр белән көндәшлек итә алмыйча, ялганга барырга мәҗбүрләр.
– Май тиз бозыла торган продукт, кая куйсын ул аны? Ә халык арзанлы май ала. Теләсә дә, теләмәсә дә шул юлга баса, – ди белгеч.
Иң яхшы биш май:
“Азбука сыра” сәүдә маркасы (“Мамадыш заводы”)
“Вамин” сәүдә маркасы (“Арча сөт комбинаты”)
“Очень важная корова” сәүдә маркасы (“Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты”)
“Просто молоко” сәүдә маркасы (“Агросила-Молоко”)
«Светаево» сәүдә саркасы (“Озерцк сөт комбинаты”).
Кисәтүләр булган май үрнәкләре:
“Башкирское” (шәхси эшмәкәр Ксения Костюкович)
“Крестьянское” (“Восход” ҖЧШ)
“Ак Алтын” (Балтач)
“Крестьянское” (шәхси эшмәкәр Ольга Кравцова)
“Авылдаш” (Харисов Р.Р. фермер хуҗалыгы)
Җәйге май файдалырак. Шуңа да аны суыткычка кышка сакларга куегыз. Май уртача ярты ел саклана.
Фото: https://www.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар