16+

Чын кыш шундый булырга тиеш тә инде!

Узган атнадагы суыклар чын кышның нинди булуын искә төшерде. Кайбер районнарда һава температурасы төнлә 40-50 градуска кадәр төшкән булып чыкты.

Чын кыш шундый булырга тиеш тә инде!

Узган атнадагы суыклар чын кышның нинди булуын искә төшерде. Кайбер районнарда һава температурасы төнлә 40-50 градуска кадәр төшкән булып чыкты.

Әгерҗе районындагы Акхуҗа авылында термометр баганалары хәтта -49 градус дип күрсәткән. 

–    Бима авылында 51 градуска кадәр төшкән, диделәр. Казан белән чагыштырганда, бездә унар градус аерма була. 30 градусны да суык диләр, ә без аңа ияләшкән инде. Ярый әле мичне сүтмәгән идек. Газ да эшли, мичкә дә ягам. Газны күбрәккә куйсам, бик кыйммәт түлисе була, – ди Акхуҗа авылыннан Альфира апа Мөхәммәтшина. 

Аномаль суыклар бөтен Россия буенча күзәтелә. Шул сәбәпле, бу көннәрдә газ куллану күләме рекорд куйган. Россия газ белән тәэмин итүнең бердәм системасы буенча 1 717 миллион кубометр газ җибәрелгән, бу декабрь өчен тәүлеклек тәэмин итүнең яңа абсолют тарихи рекорды. Алдагы рекорд 2012 елның 24 декабрендә теркәлгән иде, ул вакытта 1 714 млн кубометр газ бирелде, диелә "Газпром" хәбәрендә.

Арча районы Ашытбаш авылыннан Рәис абый Шәкүров та искә алды ул 2012 елны. 
–    Бездә температура 35 градуска кадәр төште. Мондый суыклар соңгы тапкыр 2012 елда булган иде. Ә 1978 елгы салкынны безнең буын бик яхшы хәтерли. Ул вакытта ферма мөдире идем. Сулар, гараж эчендәге техникаларның тормозлары катты. Агач өйләрнең бүрәнәләре шарт-шорт шартлый иде, – дип искә алды ул.
Рәис абый халык синоптигы буларак та билгеле. Яңа ел төнендә 20-22 градус булырга тиеш, гыйнвар аенда салкыннар кабат әйләнеп кайтырга мөмкин, дип фаразлый. 

–    Чын кыш шундый булырга да тиеш инде! Кышы салкын булса, җәе дә эссе киләчәк. Декабрь июньгә туры килә, димәк, беренче кат печән чабылган вакытта эссе булачак. Май яңгырлы килер төсле, печәне дә, бәрәңгесе дә яхшы гына үсеп китәчәк, – ди ул. 
Суыклар уҗымнарга да зыян китермәгән. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармагын үстерү бүлеге җитәкчесе Ирек Садыйков хәбәр иткәнчә, бу салкыннар уҗымнарга берничек тә йогынты ясамый, кар капламы җитәрлек. 

–    Салкыннарның бернинди куркынычы юк, безнең кырларда уртача 15 сантиметр кар ята. Кар катламының 1 сантиметры температураны 1 градуска, ә туфракның туң катлавы уртача 2 градуска арттыра. Узган атнада туфракның температурасын үлчәдек. Туфрак өслегендә температура минус 1 градус иде, хәзер 3-4 градуска кадәр төшкәндер, аннан да түбәнрәк түгел дип уйлыйм, – диде ул.

Буадан бакчачы-блогер Мөхәррәм абый Мөхәммәтҗанов, алмагачларның өшегәнме-юкмы икәнлеген белү өчен, ботагын кисеп алып, суга утыртып карарга киңәш итә. Бөресе күренмәсә, өшегән булып чыга. Әгерҗедә күзәтелгән 49 градуслы суыкларда алмагачлар исән кала алмас дип шикләнә ул. Буада исә 31 генә градус салкын булган. Бернинди дә зыяны булмады, моннан тыш кар катламы да калын, кар астындагы культуралар юрган астында яталар, ди бакчачы. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading