Дильяр - әтисе ягыннан уйгыр, әнисе ягыннан татар егете. Әтисе Әсхәр озак еллар Тянь-Шань шәһәрендә хәрби хезмәттә булган, генерал дәрәҗәсенә күтәрелгән. Әнисе Фәрхинур - укытучы. Милли җанлы ханым балаларын гына түгел, күп санлы кытай халкын да татар милли гореф-гадәтләре, уеннары, милли ашлары белән таныштыра. Кытайда уза торган төрле милләтләрнең бәйрәмендә һәрвакыт татарларның көнкүреше турында сөйли, сәхнә номерлары әзерли икән.
- Әнинең эшчәнлеген Бөтендөнья татар конгрессы да күреп алып, биш көнгә Казанга кунакка чакырды. Татар җанлы булуына карамастан, моңарчы әнинең бер тапкыр да Татарстанда булганы юк иде. Бу аның өчен бик зур бүләк булды. Безнең өйдә татар китаплары, журналларына да кытлык юк. Алар аша әни безгә милли рух сеңдерергә тырышты, - ди Дильяр.
Гаиләдә алар өч бала икән. Олы абыйсы да, әтисе кебек, хәрби юл сайлаган. Дильярның бер тамчы су кебек охшаш игезәге дә бар әле. Хәзерге вакытта ул Кытай университетына укырга кереп йөри.
- Кытайлыларга чикләү бар. Алар гаиләдә бер генә ир бала тәрбияли ала. Чит милләт вәкилләре исә икешәр бала үстерә, ә татарларга өчәр бала алып кайтырга мөмкин. Кытайда татарлар - иң аз санлы халык, безне бик хөрмәт итәләр анда, - ди Дильяр.
Дин буенча да кыенлыклар тумый икән. Дильярның гаиләсе яшәгән Синьцзян шәһәрендә мөселманнар күп, хәтта мәчет тә бар. Егетнең әдәби татар телендә сөйләшүе дә сокланырлык.
- Мин күп телләр беләм. Әни һәм аның туганнары белән бары тик татарча аралашам, әти ягыннан туганнар белән уйгурча гына сөйләшәм. Урамда, дуслар белән кытайча сөйләшергә туры килә. Ләкин өйгә кытай телен алып керергә ярамый. Өй - туган тел мохите. Бераз казахча сөйләшәм. Хәзерге вакытта рус телен өйрәнәм. Быел тулай торактагы бер күршем - Африка студенты. Ул бары инглизчә генә аңлый. Аның белән аралашыр өчен, бераз ул телдә дә «сукалый» башладым хәзер. Иң авыры - рус теле. Мужской, женский, средний родлар белән баш буталып бетә. Ләкин аны өйрәнсәм, Кытайда да, Россиядә дә бөтен ишекләр ачык булачак миңа. Ике ил арасында тәрҗемәче була алам. Тел өйрәнү бик авыр, ләкин күп телләр белү - бик зур байлык, - ди Дильяр.
Комментарийлар