16+

Догада булыйк! Бердәм булыйк!..

22 март. Җомга киче. Уразадагылар ифтар ачканнан соң, тәравих намазында утыра.

Догада булыйк! Бердәм булыйк!..

22 март. Җомга киче. Уразадагылар ифтар ачканнан соң, тәравих намазында утыра.

Телеграм-каналларда шомлы хәбәрләр килә башлады – Мәскәү өлкәсендә терракт.

...Красногорск шәһәрендәге “Крокус Сити Холл”да килеп чыккан фаҗигадә, илкүләм, дөньякүләм яңгыраш алган террорырлык актында ??? кеше һәлак булганлыгы ачыкланды. Баштанаяк коралланган дүрт кеше ишек төбеннән автоматлардан атып кешеләрне үтерә. “Пикник” төркеменең концерты узачак залга кереп, анда да ата башлыйлар. Ут төртеп, яндырырга керешәләр Соңрак, куркуга төшкән халык белән сәүдә үзәгеннән чыгып, китеп тә баралар. Брянск өлкәсенә, Украина чигенә кадәр диярлек барып җиткәч кенә тоткарлыйлар үзләрен. Сакланабыз кебек, хокук сакчылар, куркынычсызлык өчен җавап бирүчеләр дә кайвакыт кирәгеннән артык тикшерәләр сыман. Сыман шикелле тоела... Әлеге бандитлар исә шактый вакыт терракт ясарга әзерләнгән, керү-чыгу юлларын белгән, төн эчендә чиккә кадәр барып та җиткән. Куркыныч...

Мөселманнарның изге ае. Православия вәкилләренең изге ае. Изге айда шундый коточкыч гамәл кылына. Аллаһтан та курыкмыйлар, башкасын да санга сукмаган әлеге адәмнәр кемнәр соң? Ничек алар безнең арада яшәгән дә, ничек без андыйларны күрә алмаганбыз? Акылга сыймый бит бу хәл! Һәрберебезнең үз мәшәкате. Һәркем үз дөньясында яши. Күрә дә, таный да алмыйбыз андыйларны. Ә алар күрә. Өйрәнә. Әзерләнә... Аллам сакласын, куркыта...
Хайп артыннан, саннар, лайклар артыннан куабыз. Куабыз куабыз да, кайгылы көннәрдә халыкны тагын да борчуга салабыз, куркытабыз. Әйе, заманасы шундый: төчкергән тавыш та секунд тизлегендә бөтен, басым ясап әйтәм, бөтен гавамга тарала. Телеграм-каналларда узыша-узыша яңалык җиткерү, адәм баласы карый алмаслык фото, видеолар кую, рәсми булмаган чыганакларга ышанып фейк-хәбәрләр таратулар гадәти хәлгә әверелде хәзер. Үзеннән-үзе сорау туа: кемгә, кайсы чыганакка ышанырга соң? Кайда дөреслек? Куркыта...

Күпмилләтле республикада, күпмилләтле илдә яшибез. Шундый чакта бандитларның милләтен искәртеп тору да куркыныч. Динебез өчен, шул диндә булучылар өчен куркыныч. Гәрчә бандитларның милләте юк икәнен яхшы аңлыйбыз. Көнбатыш илләренең шунда ук “Крокус Сити Холл”да канлы трагедия килеп чыгуда тыелган террорлык оешмасын гаепле итәргә теләүләре, безне тагын да куркытырга теләүләре дә куркыныч.

Гаеплеләр җәзасын алыр. Гражданлык җәмгыяте тарафыннан да, бөек көчләр тарафыннан да. Бер гаепсез һәлак булучылар гына кызганыч. Әти-әнисез калган балалар, улларсыз, кызларсыз калган ата-аналар кызганыч.
Догада булыйк! Бердәм булыйк!..

Сабир Закиров


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading