16+

Җәүдәт Сөләйманның иҗатында акыл сату дигән нәрсә юк

Кичә "Сәләт" яшьләр оешмасында республиканың Тукай исемендәге бүләгенә кандидат Җәүдәт Сөләйман иҗатына багышланган кичә узды. Анда Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, халык язучысы Рабит Батулла, Казан дәүләт университеты галимнәре Марсель Бакиров, Нурфия Йосыпова, шагыйрә Луиза Янсуар чыгыш ясады. Марсель Бакиров әйткәнчә, Сөләйман иҗатына...

Кичә "Сәләт" яшьләр оешмасында республиканың Тукай исемендәге бүләгенә кандидат Җәүдәт Сөләйман иҗатына багышланган кичә узды. Анда Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, халык язучысы Рабит Батулла, Казан дәүләт университеты галимнәре Марсель Бакиров, Нурфия Йосыпова, шагыйрә Луиза Янсуар чыгыш ясады.

Марсель Бакиров әйткәнчә, Сөләйман иҗатына ихласлык хас. Галим булуы аның иҗатына үзенчәлек биргән. Алар интеллектуаль - фәлсәфи характерда. Җәүдәтнең иҗатында акыл сату дигән нәрсә юк. Ул дөньяны үзенчә күрә. Аның шигырьләрендә милләт язмышы. Ул чичәннәрдән килгән алымнар кулланып яза.

Сөләйман турында Разил Вәлиев: "Җәүдәт Сөләйманны тиз генә аңлап булмый. Ул бик катлаулы шәхес. Үткәнебезне, бүгенгебезне, киләчәгебезне бергә җыйган шәхес. Ул галим Сөләйман, шагыйрь Сөләйман, "Сәләт"не оештырган Сөләйман. "Шагыйрьнең төп темасы - милләт язмышы булырга тиеш", дип сөйли иде Туфан абый. Җәүдәтнең шигырьләре моңа туры килә" - диде.

Рабит Батулла Җәүдәт Сөләйманның кантаталар иҗат итүен телгә алды.
Нурфия Йосыпва Сөләйман иҗатының өч төрле юнәлештә булуын билгеләп үтте. Алар: милли, фәлсәфи һәм мәхәббәт лирикасы. Аның иҗаты гади түгел. "Алар әзерлекле укучыга юнәлтелгән", - дип сөйләде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading