16+

Егет буласың килсә, тартырга өйрән...

11-12 яшьлек чагым. Шаяргалап тауга, каенлыкка менеп, малайлар белән кипкән яфрак, куян тизәге (кипкәнне инде!) төреп тартасың. Аның төтененең ачылыклары сүз белән сөйләп-аңлатып та булмыйдыр...

Егет буласың килсә, тартырга өйрән...

11-12 яшьлек чагым. Шаяргалап тауга, каенлыкка менеп, малайлар белән кипкән яфрак, куян тизәге (кипкәнне инде!) төреп тартасың. Аның төтененең ачылыклары сүз белән сөйләп-аңлатып та булмыйдыр...

Һәрбер тарткан кешенең бер олы кешесе, өйрәтүчесе була. Егет буласың килсә, тартырга өйрән, дигән девиз астында эшне башлап җибәрәсең. Алып тартырга акча юк, клуб, кибет яннарыннан төпчек эзләп, шуны качып-посып тартасың.

Көн дә биш чакрымлык Бәкер курортына бара идек. Анда төпчекләр күп, ял итүчеләр күп булгач, төрлесеннән җыеп кайтабыз да качып тәмләп тартабыз. Бу үзенә күрә рәхәтлек бирә иде, ник дисәң, көн буена тартмыйча көтеп алган чара бит. “Егетләр” бит без хәзер, 13 яшьлек, борынга күптән кызлар исе кергән чаклар. Берәр ошаган кызың янында фуражка эченнән бер төпчекне алып кабызып җибәрәсең, кыз да карап тора инде күзен зур итеп ачып. Аларда “егете” тартканга горурлык хисе булгандырмы, юктырмы, анысын әйтә алмыйм, әмма үзем бик тә горур идем ул чакта. Кара нинди бит, авызында “Казбек” төпчеге. 

Шулай әкренләп никотин сазлыгына бата бардым. Тәмәке булмаса, эзләнүләр гадәткә кереп китте. Олылардан махорка алдыра башладым, ул озаккарак җитә, үзең генә тартсаң инде. Тартасы килү шул хәтле көчле, булмаса, чәчне йолкыр дәрәҗәгә җитә башладым. И китте шуннан, ташлау турында уйламыйсың да, әйтәләр ташларга, колакка да керми, әйткән кешегә ачу гына килә. Теләсәң дә ташлап булмый. Баттым кереп. Олыгайгач, ике тапкыр ташлап карадым, шатлансаң да, кайгырсаң да үтереп тартасы килә, чыдарлык түгел. 

Берсендә ел ярым тартмадым, икенчесендә – ике ел. Шуларның һәр көне көрәш белән узды, тартасы килү белән көрәштем һәм билгеле инде чыдап булмады, тагын башладым. Ә бит бер ташлап, бер башлап тартуның зарары бик күп. Кешенең тарта-тарта, үпкәсендә никотин ашый торган таякчыклар барлыкка килә икән, син ташлагач, алар үләләр, тагын тарта башлагач, шул таякчыклар барлыкка килгәнче бик нык зарарлы икән. Әлмәттә эшләгәндә тулай торакка бер лектор килеп, тәмәкенең зарары турында лекция укый иде. Ул әйтә иде: “Әгәр дә ташлый алмыйсыз икән, бер ташлап, бер башлап интекмәгез дә, лучше тартыгыз, зарары бик күп”, – дип. 

Шулай итеп 44 ел узып та китте. Соңгы елны бик тә авыр булды, иртән торам, 8-9 сигаретны бер-бер артлы тартмыйча тын юлым ачылмаска әйләнде. Аннары ярты сәгатькә берне тартам, көнгә өч пачка җитми башлады. Төннәре бигрәк тә авыр уза, аякны көзән җыера, җәймәне матрасы белән бергә сыдырып китерә, сеңерләре өзелә дип торасың, авыртуга чыдарлык түгел. Аякларны берничек турайтып булмый, ышкып та файдасы юк, каерып та, турайтып та булмый, үз вакыты белән генә җибәрә. Шуларны уйлап, тартуны ташларга дигән фикергә киләм.

Ташлап карыйм, кая ул ташлау, сәгать тә торып булмый тартмыйча. Илһам исемле бергә эшләгән иптәш малай, Закир абый, ташлыйсың киләме, миндә бер статья бар, мин шуны укып ташладым, бик тә җиңел булды, ди. Ярар, мин дә ниятләдем бит. 98 битлек контора листына печатать иткән язма, авторы Аллен Карр дигән кеше. Бирде бу язманы миңа, и укыйм бит инде, берәр үзенчәлекле, “волшебной” сүзләр көтәм. Юк, гади гына сүзләр, тәмәкенең зарары һәм башкалар. Өч көн укыдым, үзем тартам, укыган саен, кисәтә бара, “укып бетермичә тартудан туктамагыз” дип. Менә соңгы битләргә җиттем. Бу атна кич иде, кичке сәгать 9 тулып киткән. Мин эштә, сменалы эш, пачкада бер сигарет калган. Шуны чыгып тарттым да, иртәгә җомга, ташларга җиңел булыр, дип ниятләдем дә кердем дә ятып йокладым. Иртән тордым, алмашчы килгәч, эштән кайтып киттем. Мин кайтуга, шатлык көтеп торган икән, дүртенче оныгым туган. 

Менә инде тәмәкене ташлаганыма 12 ел да 6 ай. Шундый җиңел булды ташларга. Аның шунысы бар, чәчләр йолкырлык тартасы килмәде. Беренче мәлләрдә әз генә кыбырсып торды бер ун көн, аннан бөтенләй онытылды, искә дә төшеп җәфаламады. Әллә бар, әллә юк ул тәмәке 

Ә Аллен Каррның язмасы нинди көчкә ия? Бу минем өчен бик зур табышмак булды, гади генә сүзләр дә нинди зур көчкә ия, ис китмәле...
Бик ис китәсе дә юк, болар бит Аллаһы Тәгаләнең ярдәме, шуңа бик җиңел ташладым.
Интернеттан табып була язмасын. Аллен Карр, дип язып эзләсәң, яндекстан килә дә чыга.

Закир Фәттахов, 
Лениногорск, Мөэмин-Каратай.

Язманың тулы вариантын "Шәһри Казан Язмыш"

газетасының 26 август саныннан укый аласыз.

Фото: https://pxhere.com/
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading