16+

Егетләребезнең әниләре! Герой Әниләр! Аларга игьтибар кирәк!

Татарстан Иҗтимагый палатасында чын каһарманнар тәрбияләгән әниләрне хөрмәтләделәр.

Егетләребезнең әниләре! Герой Әниләр! Аларга игьтибар кирәк!

Татарстан Иҗтимагый палатасында чын каһарманнар тәрбияләгән әниләрне хөрмәтләделәр.

Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән җылы очрашуда күз яшьләре белән бергә шатлыклы мизгелләр бергә үрелеп барды.

Залда чыгыш ясаган җырчы «Әни, без җиңәчәкбез, мин кайтачакмын», дип җыр суза. Бу мизгелдә чарада катнашкан һәркем үзенең якынын искә алып, күз яшьләренә күмелә. Ә бит һәр әни бу сүзләрне ишетергә хыяллана. Түгәрәк өстәл артында Ватанның чын улларын тәрбияләгән хатын-кызлар утыра. Алабугадан Венера Топорова ике каһарман үстергән. Олы улы моннан ике ел элек мобилизацияләнгән, кечесе — Оборона министрлыгы белән килешү төзегән,  инде бер елдан артык алгы сызыкта. 

«Алар: "Әни, каршы як безгә кермәс өчен сезнең тынычлыгыгызны сакларга тиеш», диләр», — ди Винера Топорова.

ү

Биш бала әнисе Фәнзия Хәйбиева күкрәгендә «Ана даны» медале белән бергә «Солдатка аш» волонтерлык хәрәкәте эмблемасын да йөртә. Саба районы активистлары белән бергә ул егетләребезгә ярдәм әзерли. Ә аның улы хәзерге вакытта алгы сызыкта. «Шул ярдәм белән без егетләребезгә әни җылысын тапшырырга телибез», ди Фәнзия апа.

Римма Маршева-Кара диңгез флоты офицеры, разведка группасы командиры, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән Даниил Маршевның әнисе. Аның портреты Казанның Глушко урамындагы йортка морал рәвешендә куелган. Аның истәлегенә туган ягы Тәтештә ел саен ярышлар уза. 

– Ул һәркемгә карата намуслы булырга тырышты, иң яхшы ул, дус, абый иде. Аның кече энесе бар, шулай ук патриот, армиягә китәргә тели, - дип сөйли Римма Маршева улы турында.

Иҗтимагый палатада мондый җылы һәм хисси очрашу, мөгаен, күптән булмагандыр. Әниләр белән очрашуда булган һәркем: дәүләт эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, журналистлар бар иде. Дөрес, бу рәхмәтне белдерү өчен сүзләр табуы да кыен.

Егетләребезнең әниләре! Герой Әниләр! Аларга артык бер ни кирәкми, аларга - игьтибар кирәк! Беразга гына ачы хәсрәтләреннән, көтү сагышын оныттырып - шатлык бүләк итү дә җитә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading