16+

Җәен Казан янә чәчәкләргә төренәчәк

Шәһәрнең 445 оешмасы башкала урамнарын декоратив гөл чүлмәкләре һәм кашполар белән бизәргә теләкләре барлыгын белдергән.

Җәен Казан янә чәчәкләргә төренәчәк

Шәһәрнең 445 оешмасы башкала урамнарын декоратив гөл чүлмәкләре һәм кашполар белән бизәргә теләкләре барлыгын белдергән.

Универсиада вакытында утыртылган чәчәкләрнең күләме быел да кимемәячәк. Шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сүзләренчә, шәһәр хакимияте башкаланың тышкы күренешен бизәүдә катнашырга бизнес вәкилләрен дә чакыра. «Бүгенге көндә безгә төрле предприятие һәм оешмалардан чәчәкле гөл чүлмәкләре алыр өчен 445 гариза керде, ә «Горводзеленхоз» теплицаларында чәчәк үрентеләрен утырта башлаганнар», - ди Игорь Куляжев. Аның сүзләренә караганда, бу саннар көн саен арта икән.
Төзекләндерү өлкәсенә узган ел өчен нәтиҗәләр чыгарып, комитет рәисе ике ел эчендә яшел үсентеләр үстерү принцибы тамырдан үзгәргәнлеген хәбәр итте, сан ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да үсеш күзәтелгән. «Шәһәрне яшелләндерү масштабы әйтеп бетергесез әһәмияткә ия. Узган елда 65 мең агач һәм 27 меңләп куак утыртылды», - дип җиткерде ул. «Яшел рекорд» кысаларында утыртылган агачларның гомуми саны 100 меңнән артып киткән.
Узган елда ачылган скверлар да халык яратып ял итә торган урыннарга әверелгән: Чистай һәм Әпсәләмов урамнары киселешендәге «Истанбул», Вокзал яны мәйданындагы, «Казан» гаилә үзәге, «Казан-2» Төньяк вокзалы янындагы, Дәрвишләр бистәсендәге Мир урамындагы скверлар - әнә шундыйлардан.
Урнаштырылган газоннар да күләме буенча рекорд куйган. 530 мең кв. метр күләмдәге яңа газонның яртысыннан күбесе төргәкле газонны җәю юлы белән эшләнгән, бу исә кыска вакыт эчендә территорияләрне яшелләндерергә һәм зур мәйданнарны матурларга мөмкинлек биргән. Яшел үсентеләрне карап торыр өчен, автомат рәвештә су сибә торган 78 км система урнаштырылган. Узган елда, яшел үсентеләрне карап торыр өчен, 200 мең куб метр су сарыф ителгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading