16+

Җепшек көнне боз өстенә кермә

Биектау районында 8 гыйнварда бер ир-ат Казансу елгасында боз астына киткән.

Җепшек көнне боз өстенә кермә

Биектау районында 8 гыйнварда бер ир-ат Казансу елгасында боз астына киткән.

Татарстан буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрләренә караганда, фаҗига М-7 «Волга» автотрассасының 812 километры янында теркәлгән. 1945 елгы ир-ат, чаңгыда Казансу өслегеннән барганда, боз ярылып, суга баткан. Бәхеткә, боз өслегенә үрмәләп чыга алган. Ләкин ярга җиткәч, аңын югалтып егыла башлаган. Автотрассадан күреп алган кешеләр 112 телефон номеры аша ярдәм чакыртканнар. 2 нче ЗПСО коткаручылары һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадасы фаҗигагә тарыган ир-атны шәһәрнең 12 нче хастаханәсенә китергән.
Шәһәр башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимурханов: «Шөкер, бу кышта әлегә Казанда боз астына китеп үлүче юк. Идарә хезмәткәрләре тарафыннан даими рейдлар оештырыла. Кайбер кешеләр Югары Осланга боз өслеге аша чыгарга ашкына. Моңа рөхсәт бирмибез, чөнки Иделдә боз катламы нык түгел. Гәрчә, кыш уртасы булса да, җылы көннәрдә боз өслегенә керергә ярамый», - дип кисәтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading