16+

Эшендә эко күн, стразалар, энҗе ташлар, каты канитель, бисер кулланып эш итә

Декрет ялы күп кенә хатын-кызларга үзен ниндидер яңа өлкәдә сынап карарга мөмкинлек бирә.

Эшендә эко күн, стразалар, энҗе ташлар, каты канитель, бисер кулланып эш итә

Декрет ялы күп кенә хатын-кызларга үзен ниндидер яңа өлкәдә сынап карарга мөмкинлек бирә.

Өйдә бала белән уздырган көннәрнең бер төрлелегеннән туеп, яшь әниләр үзенә кызыклы берәр шөгыль эзләргә керешә. 

Өстәмә керем дә комачауламый, билгеле. Динә Мәннапова да икенче декрет ялы вакытында кул эшләре белән мавыгып китә. Табигый ташлардан ясалган алка, муенса, беләзекләр хәзер инде йөзләгән гүзәлкәйнең көндәлек һәм бәйрәмчә образын тулыландыра, аларга нәзәкатьлелек, нәфислек өсти.

Динә Мәннапова чыгышы белән Арча якларыннан. Түбән Оры авылында туып үскән. Әтисе ягыннан әби-бабасы, әнисе эзләреннән китеп, укытучы һөнәрен үзләштергән. Әмма укуын тәмамлагач, мәктәпкә барудан шүрләп, балалар бакчасын сайлый. Өч ел нәниләргә татар теле өйрәтә, аннары ике ел тәрбияче булып эшли. Бизәнү эшләнмәләре ясау белән исә, әйткәнемчә, декрет ялында, 2018 елда, шөгыльләнә башлый. Башта ташлар, төсле җепләр, бисер белән брошьлар ясап карый. Бераздан табигый ташлардан алка, муенса, беләзекләр, эко күннән милли колоритлы брошьлар, изүләр булдыруга керешә. 

Декрет ялы тәмамлангач, күпләр төп эшенә кире кайта да, үзләштергән шөгыльләре, вакыт җитмәү сәбәпле, икенче планга күчә. Динә исә бизәнү эшләнмәләре ясауда үз-үзен таба, яраткан шөгылен төп кәсепкә әверелдерә. Узган елда гына Динә эшкә чыгарга карар кыла. Әмма балалар бакчасына кире кайтмый – үзенең күңеленә якын булган юнәлештән әллә ни ерак китмичә әлеге дә баягы кул эшенә тартыла. Хәзерге вакытта ул мастер ярдәмчесе булып хезмәт куя, кулдан савыт ясауда остара. Әмма алка-муенсалар ясавын да ташламый. Буш вакыты белган саен асылташлар дөньясына кереп чума.

-    Ташлар белән эшләргә миңа бик ошый. Янган утка, аккан суга чиксез карап торырга мөмкин диләр бит, ташлар белән дә шулай. Табигый ташлар алар берникадәр дәрәҗәдә тере дияр идем. Алар кеше организмына, сәламәтлегенә, эчке дөньясына йогынты ясый дип саныйм, - ди Динә.

Бүгенге көндә Динә ире Ренат, 14 яшьлек кызлары Сәмирә, 6 яшьлек уллары Сәгыйть белән Яшел Үзәндә гомер итәләр. “Гаиләм – минем терәгем. Гаиләдә тынычлык булмаса, ярдәм булмаса, иҗат та булмый, эш тә бармый. Миңа, Аллаһка шөкер ирем дә, балалар да бик булышалар», - ди ул.

Динә, аеруча яратып, милли стильдәге брошьлар, алкалар, изүләр ясый. Әлеге эшләнмәләргә нигез итеп милли бизәк орнаментларын ала. Татар бизәкләре күптөрле һәм искиткеч матур, аз гына фантазияңне эшкә җиксәң, әллә нинди күз явын алырлык иҗат җимешләре туа. Эшендә ул эко күн, стразалар, энҗе ташлар, каты канитель, бисер кулланып эш итә.

Сыйфатлы алтын һәм родий йөгертелгән җиз, тутыкмый торган корыч кебек чималлар кулланып эшли. Аларны ул, нигездә, Казан кибетләреннән сатып ала. Башка шәһәрләрдән – Чиләбе, Новосибирск якларыннан, хәтта Казахстаннан да интернет аша заказ биреп кайтарканнары да бар.

Динә социаль челтәрләрдә дә бик актив – күпчелек заказ бирүчеләре шунда тәкъдим ителгән эшләнмәләр арасыннан үз күңеленә хуш килердәен сайлый. Төсен яки формасын бераз үзгәртүне сораучылар да була. Беркемдә булмаганны, үзенчәлеклене сораучылар да очрый – мондый заказлар аерыча истә кала, ди кул эшләнмәләре остасы. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading