16+

«Эшләр идем – калхуз юк»

Россиядә 12 миллионнан 25 миллионга кадәр кеше үзмәшгуль, ягъни үзләре өчен генә эшләүчеләр дип исәпләнә.

«Эшләр идем – калхуз юк»

Россиядә 12 миллионнан 25 миллионга кадәр кеше үзмәшгуль, ягъни үзләре өчен генә эшләүчеләр дип исәпләнә.

Федерация Советы дәүләт белән үзмәшгульләр арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләргә тиешле хокукый кагыйдәләрне 2017 ел ахырына әзерләп тәмамларга ниятли. Федерация Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Валерий Рязанцев сүзләренә караганда, үзмәшгульләр дәүләткә салым түләми, Пенсия фондына акча күчереп бармый.

- Үзләре өчен генә эшләүче кешеләр пенсияне тулы күләмендә алмаячаклар, чөнки пенсия билгеләү стаждан һәм баллардан тора. Әгәр кешедә стаж юк, ә минимум баллар гына булса, аңа картлык буенча билгеләнә торган пенсияне көтәргә туры киләчәк, - ди Валерий Рязанцев.

Иминият пенсиясенә ирешмәгән кешеләргә картлык буенча социаль пенсия ир-атларга - 65, ә хатын-кызларга 60 яшьтән генә билгеләнә. Быел социаль пенсия уртача - 8774 сум.

Федерация Советы үзмәшгульләрнең чит илгә чыгу мөмкинлеген дә чикләргә җыена. Ашыгыч медицина ярдәме алу хокукы калдырыла.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы да үзмәшгульләргә, эшкуар сыйфатында теркәлмичә генә, эшчәнлек алып бару шартларын билгеләүче закон проектын карый. Әлеге закон проекты авторлары - депутатлар Павел Крашенинников белән Андрей Макаров аңлатуынча, кайбер төр эшчәнлек алып баручы гражданнар шәхси эшкуарлар өчен мәҗбүри булган таләпләрдән азат ителәчәк.

Дәүләткә салым түләмичә, Пенсия фондына акча күчермичә үзең өчен генә эшләп яшәү яки рәсми эш урынында хезмәт хакының яртысын «конвертта» алу - яшь һәм сау-сәламәт чакта рәхәт нәрсә кебек, әлбәттә. Ләкин бу рәхәтлекнең кешене гомер көзендә хәсрәт рәвешендә каршылавы ихтимал шул.

Россиядә пенсияләр билгеләүдә 2015 елның 1 гыйнварыннан яңа кагыйдәләр кертелде. Элек ир-атларга - 60, ә хатын-кызларга 55 яшь тулгач иминият пенсиясе билгеләү өчен, биш ел стаж булу да җитә иде. Хәзер иминият пенсиясе өчен, кимендә, 15 ел стаж кирәк. Бу таләп этаплап кертелә: 2017 елда пенсиягә чыгучыларга - 8 ел, 2018 елда - 9 ел, 2019 елда 10 ел. Унбиш ел стаж булу 2025 елдан мәҗбүри шарт.

Шактый гына авылларда бүген тәгаен эш урыны юк. Типсә тимер өзәрдәй ир-атлар, иген кырын җырлап урып чыгардай хатын-кызлар: «Эшләр идек - калхуз бетерелде», - дип зарланалар. Андыйларны нинди картлык көтә? Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы ел ахырына үзмәшгульләрне кайгырткан халыкчан закон кабул итәр дип өметләник.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading