16+

Фатирыңда яки йортыңда 5 көн яшәмәсәң, “чүп” мәсьәләсен кузгатырга була

Җылылык өчен түләү дә арта. Моны аңлап кабул итәргә кирәк.

Фатирыңда яки йортыңда 5 көн яшәмәсәң, “чүп” мәсьәләсен кузгатырга була

Җылылык өчен түләү дә арта. Моны аңлап кабул итәргә кирәк.

“Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге ассоциациясе”нең башкарма директоры Дмитрий Романов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә үзенең фикерләре белән уртаклашты.

 — Соңгы елларда кешеләрнең рәсми сайтлардан, социаль челтәрләрдән мәгълүмат туплавы нәтиҗәсендә, торак-коммуналь өлкәдәге хәбәрдарлыгының киңәя баруы күзәтелә. Дәүләт мәгълүмат системасындагы (ГИС), “Госуслуги Дом”, “ЖКХ в один клик” битләрендәге хәбәрләр белән танышып бару файдалы,-дип башлады ул чыгышын.

 Мәсәлән, кеше 5 көн һәм аннан да күбрәк вакыт фатирында яки йортында яшәмәсә, көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләүләргә исәп-хисап ясата ала. Дмитрий Романов әйткәнчә, моны алынган билет, командировка кәгазе, хастаханә белешмәсе белән дәлилләргә була. Авылдагы йортыңа бер яки ике атнага бер генә кайтып киткән очракта да авыл җирлеге үзидарәсеннән белешмә алып, чүп чыгару өчен түләү күләмен кабаттан каратырга мөмкин.

 Фатирларга электр хисаплагычлар бушлай урнаштырыла.

—Су хисаплагычларына “поверка” ясау срогы квитанциядә күрсәтелгән. Әгәр ниндидер кешеләр срогы тулмаган хисаплагычларга “поверка” ясыйбыз, дип йөрсә, аларның сүзенә алданмагыз, фатирыгызга кертмәгез,-дип кисәтте Дмитрий Романов.

Газ җиһазларын төзеклектә тотарга чакырды ул, чөнки искергән яки ватык газ аппаратларының фаҗига чыгарган очраклары әледән-әле күзәтелеп тора.

Сораштырулардан күренгәнчә, республика халкының күпчелеге көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыю тәртибен хуплый.

—Декабрь, гыйнвар, февраль – иң салкын айлар. Шунлыктан, җылытуга чыганаклар күбрәк тотыла, әлбәттә инде, җылылык өчен түләү дә арта. Моны аңлап кабул итәргә кирәк. Күп фатирлы яңа йортларда кайбер кешеләр үзләренең буш торган фатирларындагы җылылык батареяләрен борып-туктатып куя. Бу гамәл тыела, чөнки кеше башкалар хисабына яши, күрше фатирдагыларның җылылыгын суыра,-диде Дмитрий Романов.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading