16+

Фәрит Мөхәммәтшин төнге 12дән соң нишли?

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин быел өендә чыршы куймаска булган. Аның каравы, гаилә әгъзалары белән ишегалдындагы яшел чибәркәйне гирляндалар белән бизәп куйганнар. 31 декабрь кичендә табыннарында, гадәттәгечә, каз булачак. Парламент спикеры журналистлар белән очрашуда республиканың быелгы казанышлары һәм киләсе Әтәч елыннан ниләр көтүе турында сөйләде.

Фәрит Мөхәммәтшин төнге 12дән соң нишли?

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин быел өендә чыршы куймаска булган. Аның каравы, гаилә әгъзалары белән ишегалдындагы яшел чибәркәйне гирляндалар белән бизәп куйганнар. 31 декабрь кичендә табыннарында, гадәттәгечә, каз булачак. Парламент спикеры журналистлар белән очрашуда республиканың быелгы казанышлары һәм киләсе Әтәч елыннан ниләр көтүе турында сөйләде.



Законнарны «чистарталар»

- Яңа Россиядә 25 ел яшәсәк тә, ачыклап бетерелмәгән мәсьәләләр дә, камил булмаган кануннар да шактый. Ел саен 130лап республика законы кабул итәбез. Биш ел элек Татарстандагы кануннар буенча ревизия үткәрдек. Республиканың законлылык кыры эшләми торган кануннар белән «чүпләнмәгәнме», алар бер-берсен кабатламыймы, каршы килмиме - шуны ачыкларга теләдек. Ревизия барышында законлылык кырын «чистартуга» ирештек. Бу эш белән кабат шөгыльләнәчәкбез.

Эшләми торган законнарыбыз да булды. Алар кабул ителде, Президентыбыз тарафыннан имзаланды, ә республика хөкүмәте тиешле норматив документлар кабул итмәде. Нәтиҗәдә, кайбер законнар эшләмәде. Бу турыда Президентка язгач, хөкүмәт хәзер кануннарның эшләвен игътибар белән күзәтә.
Хөкүмәт ниндидер канун проекты тәкъдим итсә, парламент аны карый да, закон дәрәҗәсендә кабул итәргә кирәк булган очракта, аны оператив рәвештә хупларга тырышабыз.

Пушкин белән Достоевскийны белмәсәң...

- Белем бирү системасына үзгәрешләр кертергә кирәк. Базар шартларында мәгарифне хезмәт күрсәтү өлкәсе белән бутый башладык. Хезмәт өчен түләргә кирәк бит. Ә белем бирү - дәүләтнең вазифасы, җитмәсә, конституциядә ул бушлай булырга тиеш дип язылган. Белемле яшьләре булган ил генә иртәгәсе көнгә ышаныч белән карый ала.

Мәгариф системасында белем һәм тәрбия бирү һәрчак бертигез алып барылды. Тик бүген мәктәптә тәрбияви функция чигенә бара. 100 балл җыючыларны, медаль алучыларны, югары уку йортларына керүчеләрне санау белән мавыгалар. Ә тәрбия белән хәлләр ничек? Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен, математика һәм тагын берничә фәнне «ятлап» кына, калганын - Пушкинны да, Достоевскийны да белмәсәң, үзеңне гомуми белем алдым, дип әйтә аласыңмы? Россиянең мәгариф һәм фән министры вазифасына Ольга Васильева билгеләнгәч, бу мәсьәләгә игътибар артыр, дигән ышаныч бар.

«Татарстан - Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте утырышында Чаллы педагогика институты ректоры Фәйрүзә Мостафина әйткәнчә, мәктәпләр ата-аналар белән тиешенчә эшләп җиткерми. Бөтен эш акча җыюга кайтып кала. Совет чорында укытучылар белән ата-аналар даими аралаша иде. Яхшы тәҗрибәләрне күмеп куярга ярамый, буыннан-буынга күчерергә кирәк.

«Курыкмыйбыз»

- Киләсе елның 15 апрелендә Татарстан халыклары җыенын үткәрәчәкбез. Дин, милләтара бердәмлек, тынычлык һәм дуслыкның нигезе турында сүз алып барачакбыз. Кайбер төбәкләрнең хәзерге шартларда үз халыкларын җыярга кыюлыгы җитми яки башка төрле сәбәпләре бардыр. Күптән түгел Кавказ республикалары белән сөйләштем. Кайсысыдыр бу эшне булдыра алмый, кайсысыдыр, иртә әле, ди. Ә без курыкмыйбыз, халкыбызны җыеп, ниләр белән шөгыльләнгәнебезне, планнарыбыз турында ачыктан-ачык сөйләячәкбез.

«Эчмә, үтерәчәк!»

- Иркутскида «Боярышник» эчеп агулану очракларыннан соң, аңа бәяне арттырыйк, диләр. Бәяне арттырасы түгел, камыр агачы (боярышник) суын йөрәк эшчәнлеге өчен тамчылап эчәләр. Әгәр тышында «эчмә, үтерәчәк» дип язылганга кешенең исе китми икән, законның, җитештерүченең моңа ни катнашы бар? Әгәр шул ук «Боярышник» сыйфатсыз, тыелган спирттан ясалган икән, бу очракта агулаган кеше җавап тотарга тиеш.

«Президент» атамасын ник үзгәртмисез?»

- Нишләптер президент атамасы турында сорамыйсыз әле... Владимир Путин күптән түгел узган матбугат конференциясендә «Бизнес-Онлайн» басмасы журналистының «Татфондбанк»ка бәйле соравына җавап биргәндә, «Татарстан Президенты хөкүмәт һәм Үзәк банк белән берлектә бу мәсьәләдән чыгу юлын табар»,- диде. Илбашының, Татарстан Президенты, дип әйтүе аның конституцион яктан ни дәрәҗәдә пунктуаль икәнлеген күрсәтә. Россия Конституциясендә язылганча, төбәк башлыгын, парламентны ничек атарга кирәклеген төбәк үзе хәл итә.

Кайберәүләр безгә, президент атамасын ник үзгәртмисез, ни өчен законыгызны федераль законнар белән тәңгәлләштермисез, Дәүләт Советы депутатларын җыегыз да тиешле карар кабул итегез, дип тә әйтеп карады. «Татарстанны Россия Конституциясе маддәләрен бозуга этәрмәгез», - дидем.


Русларга нәрсә өчен рәхмәт әйтәсе?

- Һәр халыкны үз телен, милләтен саклап калу мәсьәләсе борчый. Яңа гасырга аяк баскач, мәктәпләрдә, өйдә рәхәтләнеп татарча сөйләшеп яшәрбез, дип хыялланып йөрдем. Тик җиңел әйбер түгел икән ул. Ник дигәндә, Россия дәүләте бар, глобальләштерү бара. Татар теле укытучыларына өстәмә акча түләдек, телне үстерүгә дә чыгымнар күп тотылды, шул чаралар ярдәмендә мәсьәләне урыныннан кузгата алдык.
Рус милләтенә рәхмәт әйтергә кирәк. Хәзер трамвай-троллейбусларда элеккеге кебек: «Ну-ка, не разговаривай по-татарски, я тебя не понимаю, чучмек», - дип әйтмиләр.

Телгә булган мөнәсәбәт өчен Татарстан хакимияте генә җаваплы дип әйтеп булмый. Бала татарчаны мәктәптә өйрәнә дә, өйгә кайткач, әти-әнисе, күрше-тирәсе белән вата-җимерә русча сөйләшә. Аның каравы, балалар инглиз телен акча түләп үзләштерә, чөнки ул күбрәк мөмкинлек бирә.

Мин Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының фән һәм мәгариф комитеты рәисе булганда, Страсбургта бер белгеч үз чыгышында ел саен кече халыкларның 400ләп теле юкка чыгуы турында әйткәч, инфаркт ала яздым. Алар шул кече халыкларның телен саклау бурычын да куймый, максатлары - үлеп барган телне дискка яздырып, соңыннан аны мәктәпләрдә, югары уку йортларында, «кайчандыр менә шундый тел булган, кече халыклар үзара шулай аңлашкан», дип яңгырату. Кайткач, бу мәсьәлә буенча Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин белән фикер алыштык.

Телне гаиләдә, балалар бакчасыннан ук өйрәткәндә генә саклый алачакбыз. Әгәр кеше русчаны, туган телне һәм инглиз яки алман телен белсә, аның эшкә урнашу мөмкинлеге арта. Мин дә кешене эшкә алганда, аның татар телендә сөйләшә белүе белән кызыксынам.
Дәүләт Советының берме, икеме утырышын татарча алып бара алам алуын. Кирәкме соң ул? Дәүләт Советындагы рус яки яһүд кешеләре, колакчын киеп, тәрҗемәне тыңлар да барыбер русча сөйләр. Бу мәсьәләгә тирәнрәк карарга кирәк.

Кем салют аттыра?

- Оныкларыбызның берсе 30 декабрьдә туды. Без ул көнне очрашабыз, бәйрәм итәбез. Яңа ел кичендә үзебезнең республика Президентының да, Владимир Путинның да котлавын тыңлыйбыз. Шуннан соң Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев заманыннан бирле килә торган матур гадәт буенча, төнге 12 тулып 15 минут узгач, Боровое Матюшинодагы спорт мәйданчыгына барабыз да бер-беребезне котлыйбыз, шатланабыз, кар атышабыз. Аннары менә дигән петарда, салют аттырабыз. Аның өчен кем җаваплы икәнлеген әйтмим.

- Салют аттырырга ярыймы соң? - дип сорады шулчак Дәүләт Советының матбугат хезмәте җитәкчесе Резида Макуева.
- Ярый, Сәфәров Әсгать Әхмәтович оештыра. МВД генералы. Спорт мәйданчыгында бөтен нәрсә тиешенчә җиһазландырылган, - дип акланды Фәрит Мөхәммәтшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading